Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Куакбаш халкы "Чиста яр буе" акциясендә катнашты (ФОТОЛАР)

Татарстанда ел саен үткәрелеп килә торган “Чиста яр буе” акциясе бара. Шуның кысаларында районыбыз авылларында табигатьне чистарту эше үткәрелә.


Куакбаш авыл җирлеге хәбәр иткәнчә, алар Сарбаш елгасы тирәсен ялт иттереп куйганнар. Елга яры буеннан корыган агачлар, чүп-чар алынган. Мондый экологик чарада авыл халкы, мәктәп укучылары да катнашкан.

“Чиста яр буе” акциясе Зәй-Каратайда да узган. Сулыклар һәм аның тирә-ягы чистарып калган. Әлеге чисталык бар җирдә дә саклансын иде.


Акция  сулыклар ярларын чистарту, тәртипкә китерүгә, җәмәгать активлыгын үстерүгә һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.


 

Фото: Куакбаш авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев