Заман сулышы

Кулында – дисбе, күңелендә – изге теләк

Язачак язмамның герое - каенанам Мәрьям Исхак кызы Галимова. Ул 1927 елда Кирлегәч авылында гаиләдә баш бала булып дөньяга килә. Исхак белән Гыйльменурның кадерлесе була. Әмма сугыш дигән афәт алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтиләре сугышка киткәндә, әниләре дүрт баласын кочаклап кала. Олысына - 14 яшь, ә иң кечесе тәпи...

Реклама

Язачак язмамның герое - каенанам Мәрьям Исхак кызы Галимова. Ул 1927 елда Кирлегәч авылында гаиләдә баш бала булып дөньяга килә. Исхак белән Гыйльменурның кадерлесе була.


Әмма сугыш дигән афәт алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтиләре сугышка киткәндә, әниләре дүрт баласын кочаклап кала. Олысына - 14 яшь, ә иң кечесе тәпи атларга өйрәнеп килә торган була. Авыл башына кадәр озата чыкканнарын әле хәзер дә зур юксыну, сагышлану белән искә ала ул.
Әтиләре фронтта хәбәрсез югала. Әтисезлек, ятимлек ачысын татыган балалар өчен авыр көннәр башлана. Япь-яшь килеш сарык фермасында сарыклар карый, кымыз ясау өчен сөтен сава.
- Тимер кружкага салып, сарык сөтен эчә идем, - дип сөйли ул. Аннан соң чуваш урманында утын кискән елларын бик көрсенеп искә ала.
...Ирләр дә башкарып чыга алмастай авыр эшләр: аркылы пычкы тотып агач егу, аны ботакларыннан арындырып, озын-озын түмәрләргә кисү, атларга төяп, Нурлатка озату дисеңме - бар да истә.
- Бик мәрхәмәтле чуваш хатынының кечкенә генә салкын өе, баш астында салам тутырылган капчык, өстә суккан палас, аякта мыеклары чыккан юеш чабата... - дип искә төшерә ул чакларны.
Безнең инәй яшь чагыннан ук бик уңган булган. Иртә таңнан торып, казан асып, аш пешереп, яшьтәш кызларын кайнар аш белән сыйлап җибәрергә дә өлгергән ул. Эшкә батыр кыз бер генә эштән дә тайчынмый. Карусыз, сүз тыңлаучан булганы өчен аны авыл кешеләре хөрмәт итә.
Сугыш беткәннән соң, каенатам Нәкыйп белән тормыш корып, дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы, инәй колхозда аш пешерүче булып эшләгән. Бер табынга унар җәем токмач кисә торган булган. Әтиебез бик әйбәт, тырыш, миһербанлы кеше иде. Ул 2012 елны 84 яшендә вафат булды.
Бүгенгесе көндә каенанам Мәрьям бик бәхетле әби. Аңа 87 яшь. Биш баласы да гаиләле, сигез онык, дүрт оныкчыгына куанып гомер итә.
Элегрәк, авылга кайтканда, безне тәмле ашлары, бәлешләре белән каршы ала иде. Ә хәзер, үзе әйтмешли, сыерчык кебек, язын гына авылга кайта. Кыш айларын Лениногорскида кече кызы Нәкыя гаиләсендә үткәрә. Күзләре начар күрә, ә зиһененә кызлар да көнләшерлек. Дисбесен кулыннан төшерми, догаларын укып, безгә изге теләк теләп утыра.
Үтәсең, гомерем, үтәсең,
Су дулкыннары кебек.
Син үтәсең, мин сүнәмен,
Таң йолдызлары кебек,
дип шигырен дә сөйләп куя, күңелендәге барлык хатирәләрен искә төшереп, моңланып, сагышланып та ала. Тыл ветераннарына дип, күкрәгенә медаль тагып куйгач:
- Әй гомер, үттең дә киттең, тик әтине генә орден-медальләр белән күрә алмадым, - дип офтанып куйды. Аннары көрсенеп: "Эчем жу итеп китә, балаларга, оныкларга без күргәннәрне күрергә язмасын», - ди.
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: без - яңа буын кешеләре, бәхетле тормышта яшибез. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Сугыш афәтләрен күрергә насыйп итмәсен. Якыннарыбыз белән озын бәхетле гомер кичерергә язсын.
Венера Галимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: