Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск мәктәбе укучылары “Аҗаган” уйный

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкның иң күңелле чарасы "Аҗаган" уены, иде дип хәбәр итәләр Урдалы мәктәбеннән. Укучылар ике командага бүленеп, кышкы спорт ярышлары, эстафеталарда катнашкан, үзләрен оста чаңгычылар итеп таныткан. Башлангыч сыйныф укучылары җанатарлар булган. Соңыннан инде, балачакның бар тәмен табып таудан чана шуганнар. Уен өчен укучылар урынны үзләре сайлый: Тау асты...

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкның иң күңелле чарасы "Аҗаган" уены, иде дип хәбәр итәләр Урдалы мәктәбеннән.
Укучылар ике командага бүленеп, кышкы спорт ярышлары, эстафеталарда катнашкан, үзләрен оста чаңгычылар итеп таныткан. Башлангыч сыйныф укучылары җанатарлар булган. Соңыннан инде, балачакның бар тәмен табып таудан чана шуганнар.
Уен өчен укучылар урынны үзләре сайлый: Тау асты чишмәсе янындагы бик матур болынлыкка тукталалар. Аны кардан чистартырга "Лениногорская" агрофирмасы" бригадиры Исхак абыйлары Җиангировка рәхмәтлеләр.
Учак ягып, казанда пешкән тәмле аш, кайнар коймак белән чәй эчү - балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде, диләр. "Аҗаган" уеныннан соң, укучылар авылдагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм абый Хөснетдиновка күчтәнәч итеп коймак илтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зарница