Заман сулышы

Лениногорск районы Шөгер мәктәбендә – күргәзмә

В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә тәүге тапкыр республиканың көньяк-көнчыгышында иҗат итүче рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылды. Әлбәттә инде, күпчелекне Лениногорск рәссамнарының иҗаты алып тора иде. Тантаналы вакыйгага төбәгебез рәссамнары, Лениногорск педагогия колледжының элекке директоры, рәссам А.Левлюх, шулай ук Я.Зиннәтуллин, В.Гецев та үзләренең коллегаларына теләктәшлек белдереп килгәннәр. Табигатьнең салкын, 40 градуска җитүе алар...

В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә тәүге тапкыр республиканың көньяк-көнчыгышында иҗат итүче рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылды. Әлбәттә инде, күпчелекне Лениногорск рәссамнарының иҗаты алып тора иде.
Тантаналы вакыйгага төбәгебез рәссамнары, Лениногорск педагогия колледжының элекке директоры, рәссам А.Левлюх, шулай ук Я.Зиннәтуллин, В.Гецев та үзләренең коллегаларына теләктәшлек белдереп килгәннәр. Табигатьнең салкын, 40 градуска җитүе алар өчен киртә булмаган.
Беренче сүзне күргәзмәне оештыруга күп тырышлык куйган Мөдәррис Минһаҗев алды. Ул үзенең иҗаты, аның әһәмияте турында бик ялкынланып, хисләнеп сөйләде. Икенче сүз В.Степановка бирелде. Ул да үзенең иҗатын берничә сүз белән таныштырып үтте. «Гомумән алганда, мин очрашуларга йөрергә яратам. Бер вакытта да буш йөрмим, бүләк белән киләм», - дип, мәктәп китапханәсенә Луи Буссенарның 8 томлыгын бүләк итте. Алай гына да түгел, үзенең иҗат җимеше булган, хризолит ташыннан ясалган муенсаны, «Коллегама бүләк!» дип, мәктәбебезнең рәсем укытучысы Әлфия Бадыкшанованың муенына үз кулы белән элде.
Бәйрәмгә якташыбыз - Зелёная Рощада туып, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче Виктор Хрулёв та кайткан иде. Картиналарын алдан җибәргән, үзе күргәзмә ачылган көнне кайтып төште. "Ничек машинагыз кабынды да, салкыннан курыкмыйча ничек кайтасы иттегез?", - дигән сорауга: "Безне дуслык, бер-беребезгә карата булган хөрмәт, рәсем иҗатына булган җылы караш җылыта", - дип уй-хисләрен шигьри юллар белән әйтеп бирде.
Шулай рәссамнар бер-бер артлы чыгышларын дәвам итте. Бу рәссамнар арасында шигьри җаннар күп иде. Алар үзләренең рәсемнәре белән генә чикләнмичә, күңелләр түрендә урын алырдай матур шигырләре белән дә безне шатландырдылар.
Ә Шөгер авылы җирлеге башлыгы Н.Вакулюк чыгышында:
- Күргәзмәгә килеп керү белән, үзеңне ниндидер бер сихри могҗизага эләккән кебек хис итәсең. Монда фәлсәфи, тормыш турында уйланырга мәҗбүр итүче "тере" тормышчан, картиналар күп. Кайсы картинага тукталсаң да, үзебезнең йөрәкләргә якын булган өлешен табасың. Табигатебезнең, туган ягыбызның сихри бер матурлыгын тоясың, таныш: җиләк, гөмбә җыйган, таудан чана-чаңгы шуган урыннарны күрәсең. Картиналарда чагылыш тапкан елгалары, авыл урамнары, йортлары, печән эскертләренә кадәр газиз, якын.
Бу бәйрәм - рәссамнар белән очрашу, аларның иҗаты белән якыннан танышу - безнең күңелләрдә якташларыбыз өчен горурлык хисе уятты. Кышкы салкын көннәргә җылылык өстәгәндәй булды. Күргәзмәдәге иҗат әсәрләренә карап, әкияти дөньяда булып, фәкать матур, уңай хисләр генә кичердек.
Бәйрәм килгән кунаклар белән тәмле коймак ашап, чәй табыны артында дәвам итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: