Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида «Хәтерләрдә уелып калган көннәр» китап күргәзмәсе

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хәтерләрдә уелып калган көннәр» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды.


Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде. 

Алар арасында  «Лениногорск - 15 Советлар Союзы героеның туган иле», «Алар илгә җиңү алып кайтты», Г. Әпсәләмовның «Газинур», Ш. Рәкыйповның «Кызлар-йолдызлар» романнары, Ф.Галеевның «Солдат язмышы», Н.Таҗиның «Соңгы фронтовик» повесть - хикәяләре һәм башка  китаплар урын алды. 

Бөек Җиңү  ул  халык йөрәгендә, Ватаныбыз тарихында иң фаҗигале һәм онытылмас вакыйгаларның берсе булып калды.

 

Ләйсән Галимова

Фотолар китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев