Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскилы “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнашты

Шушы көннәрдә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Бу юлы милли гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм үстерүче ханымнар Самара өлкәсендә кунакта булды.

 

“Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” дип исемләнгән чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан 100 вәкил катнашты. Алар арасында шәһәребездәге   татар хатын-кызларының  “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Зилә Мөдәррисова да бар иде.

Ике көнлек сәяхәттә хатын-кызлар башта Похвистнево районының  Гали авылы, андагы гореф-гадәтләр белән танышты. Программа бай эчтәлекле: балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгында булдылар.

Бу көнне  «ак калфаклы»лар өчен өйрәтү дәресләре (калфак тегү һәм чигү, сөлге чигү, шамаил чигү, йоннан панно эшләү, бавырсак һәм кош теле пешерү) үткәрелде.

Икенче көнне  очрашулар Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә дәвам итте.  Кунаклар  «Заря» мәдәният йортында “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмен карый алды, пленар утырышта да катнашты, Самара мәчетендә экскурсиядә булды.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан (http://tatar-congress.org/ru)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X