Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскилы Наил Гыйльметдинов Бөтенроссия конкурсыннан Мактау грамотасы алган

“Россия патриотларын үстерәбез. Яшибез һәм хәтерлибез” .Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 75 ел тулуга багышланган Бөтенроссия конкурсының девизы әнә шундый иде.

 

Бәйгедә Лениногорскиның 2, 4, 5, 14 нче мәктәпләре, Иске Писмән мәктәбе, Балалар иҗаты йорты, политехника колледжы, 11нче янгын сүндерү бүлегенең ветераннар оешмасы, “Хәтер” яшүсмерләр клубы коллективлары катнашып, призлы урыннарга ия булганнар.

11нче янгын сүндерү бүлегенең ветераннар советы рәисе Наил Гыйльметдинов бәйгедә үз китапларының кулъязмаларын тәкъдим итте. “Алар Ватанны якладылар” (“Они защищали Родину”)  китабында янгынга каршы хезмәтнең һәм аңа керүче Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Җәлил, Азнакай, Алабуга, Карабаш янгын сүндерү бүлекчәләренең Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре биографиясе язылган.

Ветераннарны геройлаштыру эшен хәрби комиссариатларда алып бара. Ләкин янгын сүндерүчеләр анда исәптә тормый. Шуңа күрә алар берникадәр күләгәдә калып килә иделәр, аларны үзләренең янгын сүндерү бүлекләрендә генә белә һәм хөрмәтли иделәр. 1965 елда отрядның 20 процентыннан артыгы сугыштан хәрби бүләкләр белән кайткан фронтовиклар булган, ләкин аларның батырлыклары турында бик азлар гына белгән. Без ветераннар каршында мәңге бурычлы, дип отряд җитәкчелеге, ветераннар советы үз фронтовиклары турындагы мәгълүматны бер китапта тупларга булган.

 Наил Гыйльметдиновның  бу китабы яшь янгын сүндерүчеләрне генә түгел, башка китап укучыларны да патриотик рухта тәрбияләүгә багышланган.

 Наил Гыйльметдинов бәйгегә Шөгер-Лениногорск районының Бөек Җинүгә керткән өлеше турындагы үзенчәлекле материаллар да тәкъдим итә.  Районның бердәнбер оборона предприятиесенең Ватан сугышында катнашучылары турындагы материал сугыш еллары приказлары китабыннан сайлап алынган. Биографияләр фотолар белән барган. Әлеге мәгълүмат әлегә беркайда да нәшер ителмәгән.

Хәрби-патриотик тәрбия, якташларыбызның батырлыгын пропагандалау эшен оештыруга зур өлеш кертүе, бәйгедә актив катнашуы өчен 11нче янгын сүндерү бүлегенең ветераннар советы рәисе Наил Гыйльметдинов   Мактау грамотасы белән бүләкләрнгән, ә оешманың ветераннар советы «Россия патриотларын үстерәбез. Яшибез һәм хәтерлибез” бәйгесенең II дәрәҗәдәге Дипломына ия булган.

Диләрә Загирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев