Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның яшь иҗатчылары каләм тибрәтә

Узган уку елының ахырында 11 нче гимназиядә узган җыенда татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына һәр мәктәптә әдәби түгәрәкләр оештыру, укучылар арасыннан яшь иҗатчыларны табу максаты куелган иде. Шушы максатны тормышка ашыру юлында иң беренче утырыш уздырылды.


Әлеге утырышка каләм тибрәтүче укучылар һәм аларның укытучылары чакырылды. Әлбәттә, утырыш шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары белән берлектә узды.

Утырыш барышында Таһир абый Шәмсуаров шигырь язу серләре белән уртаклашты һәм мастер-класс оештырды. Укучылар көз, кыш, табигать матурлыгы темаларына шигъри юллар иҗат итеп карадылар, аларны уку һәм фикер алышу үткәрелде.
Утырыш ахырында 11 нче гимназия, 6 нчы мәктәп, Куакбаш мәктәпләренең яшь иҗатчылары үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Ә Таһир абый аларга үз киңәшләрен бирде, алга таба ничегрәк иҗат итү, нинди темаларны сайлау кирәген аңлатты.


      Шәхсән, безнең гимназиядә күп еллардан бирле “Каурый каләм” әдәбият-иҗат түгәрәге эшләп килә. Бу уку елында түгәрәк яшәрде, мәктәпне тәмамлаучы укучылар урынына 5-7 класс укучылары килде. Әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен иҗат итү серләренең тәмен, нечкәлекләрен  җентекләп өйрәнү, киң мәйданга чыгу түгәрәк утырышларыннан башка мөмкин түгел, минемчә.

    Минемчә, һәр мәктәптәге аерым-аерым түгәрәкләрне зур утырышка берләштерү һәм укучылар белән чын шагыйрьләрнең эшләве бик тә уңышлы тәҗрибә. “Чишмә” иҗат берләшмәсе белән берлектә эшләү укучыларга да, аларның җитәкчеләренә дә файдалы. Икенче утырышта районыбызның һәрбер мәктәбеннән дә яшь иҗатчылар катнашыр дип көтәбез.
          
Венера Сәмигуллина,  Лениногорск яшь иҗатчылар оешмасының  җитәкчесе

Язманы тулысынча "Заман сулышы"ның җомга санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев