Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин-Каратай өлкәннәренең хәлләрен белделәр (ФОТОЛАР)

Мөэмин-Каратай авылында да мактап телгә алырлык әби-бабайларыбыз бар әле безнең. Без мәктәп яшендәге укучылар белән авылның мөхтәрәм кешеләре гомер иткән, матурлыгы, төзеклеге, татарга хас чисталыгы белән үзенә җәлеп итеп торган йортка юл тоттык. Әлбәттә, безгә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды.


 Киң күңелле, ачык йөзле Минзилә апа белән Рәис абый безне елмаеп-балкып каршы алды. Сигезенче дистәне түгәрәкләп килсәләр дә, йөзләрендә ниндидер ягымлы, кунакчыл нур балкый иде картларның. Төрле яшьтәге укучыларыбыз әби белән бабайны эчкерсез самими сүзләр белән сәламләделәр, ана телендә эчтәлекле шигырьләрне яттан сөйләделәр. Сабыйларның ихлас күңелдән әйтелгән сүз-теләкләре йорт хуҗалары җанына сары май булып ятты... Аннары сүзне өлкәннәребезгә бирдек.
     Кунакка килгән малай-кызларга, яшь буынга җылы сүзләрне кызганмады Рәис хәзрәт. Мәктәптә тырышып укуларын, әти-әнине хөрмәт итүләрен, укытучының изге икәнлеген аңлауларын теләде, яшьли ислам диненә тартылу кирәклеген үтемле итеп төшендерде.

Биредә утырган укучыларыбызның җәйге каникулда шәһәрнең “Ихлас” мәчетендә ял итүләре, ислам дине хакында мәгълүмат алулары, догалар, аят-сүрәләр өйрәнүләре дә бик сөендерде имамыбызны. Минзилә апа әйтүенчә, Рәис ага белән тату гаилә коруларына да 52 ел тулып узган икән.

Таһир Шәмсуаров

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга көнне укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X