Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин-Каратайга Америкадан кайттылар

Безнең бәләкәй генә Мөэмин-Каратайга океан артындагы, төгәлрәге Америкада көн итүче якташларыбыз кайтып төште... Әйдәгез әле, еракта яшәсә дә, туып-үскән җире белән тыгыз элемтәдә торучы милләтпәрвәр Алия Фәйзуллина белән якыннанрак танышыйк әле.

 

 Алия тумышы белән тау-урманлы, инеш-чишмәле төбәктән. Аеруча аңа Мөэмин-Каратай авылы бик якын. Мәктәптә бары тик бишле билгеләренә генә укый Алиябез.  Казанда укыганда инглиз теле белән ныгытып кызыксына башлый. Югары уку йортындагы дәресләрне азсынып, махсус курсларда шөгыльләнә. Инглиз телен ныклап өйрәнү максатыннан, чит илгә барырга тәкъдим итәләр. 2003 елда Бөтендөнья татар конгрессы аша Американың Питтсбург шәһәрендә татар җанлы Илмир Әхмәтҗановка мөрәҗәгать белән элемтәгә керергә киңәш итәләр. Алар сөйләшәләр, аралашалар, Интернет аша үзе башкарган җырларны җибәрергә дә онытмый.
Әнә шулай, көтмәгәндә-уйламаганда зәңгәр күзле, тапкыр сүзле гүзәлебез Американың Питтсбург каласына барып урнаша.


 Якташыбыз чит илдә тәүге тапкыр Сабан туен Вашингтон шәһәрендә күрә. Анда “ТатарДиСи” дип йөртелгән милли оешма бар. Шакир белән Динә Морадыймовлар, Руслан һәм Гөлнара Морадыймовлар, әбиләре Рәшидә, әниләре Римма милли мәдәниятның үзәгендә кайныйлар, бар татарны үз тирәләренә туплыйлар. Әнә шул сабан туенда булачак тормыш юлдашын да очрата ул. Егет солтаны да Америка татарларының билгеле кешесе, тумышы белән Татарстанның Яшел Үзәненнән.


 Татар кызы Алия, һәр елны, ашкынып, туган якына кайта. Туып-үскән туфракның табигате дә үзгә, һавасы да бүтән, чәчләреңне сыйпаган талгын җиле дә назлы. Нидер көйләп аккан инеш-чишмәле сулары да шифалы! Алия быел да сабантуй күрергә дип аяк басты туган җиренә. Әмма быел, белгәнегезчә, таҗлы вирус аркасында бәйрәм оештырылмады. Байтак еллар туган җирдә сабан туйларны оештыручыларның берсе буларак, шуны да ассызыклап узасым килә: Алиянең яраткан бабасы, Шөгер төбәгенең танылган гармунчысы, байтак еллар туган авылы Мөэмин-Каратайда яшәгән Зәкәрия Хәсәншин оныгы Алияне бигрәкләр дә якын итә, ярата иде инде!


Җәйнең кояшлы көнендә без Америкадан кайткан кунакларны җылы каршы алдык. Алия Фәйзуллина, ире Илнар, ана телендә бик матур сөйләшкән өч яшьлек улы Раян, әнисе Халидә, бабасы Зәкәрия Хәсәншин авылга янә аяк басуга бик шат иде. Һәр елны Алия гаиләләре белән бабалары нигезенә кайтып баш ияләр,  әби-бабалары рухына дога кылалар. Әлеге өйдә гомер итүче Дамирә апа кунакларны ел саен туганыдай күреп каршы ала. Әмма кайтуның төп сәбәбе бүгенге көндә Иске Иштирәк мәктәбендә, төрле сыйныфларда белем алучы Мөэмин-Каратай укучылары белән очрашу иде.

Алия аларга болай диде: "Мин сездән инглиз телен тырышып өйрәнүегезне теләр идем. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән әйбәт билгеләргә генә укыган 12 укучыга, киләчәктә стимул, этәргеч рәвешендә стипендияләр һәм дипломнар тапшырырга ниятләдем. Ихлас күңелдән эшләнгән әлеге гамәл киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Укуда тагы да зуррак уңышкан ирешкәннәр киләчәктә дә елына бер тапкыр әнә шундый Алия исемендәге стипендия алачак. Бишле билгесе белән даими дус булганнарның стипендия күләме дә артачак дигән сүз. Мин сезне акыллы, туган телен, бар фәннәрне бик яхшы билгеләренә генә лаек укучылар итеп күрергә телим, - ди ул.


 Акчалата стипендиягә, махсус дипломнарга лаклы дип табылган укучыларның әти-әниләрнең йөзләрендә рәхмәт хисе һәм куаныч балкый иде.

Таһир Шәмсуаров

Ләйсән Рахманова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев