Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мин бит өченче буын баласы, әбиемнең туганнарының каннары тамган җир бик тарта...

Берничә ел элек Ташкентта әнинең сеңелесе Фәһимә апай оныкларын кунакка алып кайтты, кызганыч, ул туган ягының таулары, урманнары белән дә хушлашырга кайтуы булган икән.

 


Хозурланып йөрделәр
Улы Илдарның кызы Роза Үзбәкстанның ООНдагы бүлекчәсендә (вәкиллек) эшли, шуңа күрә күпме торсалар да, бернинди каршылык күрсәтелмәячәк икәнлеге турындагы белешмәләре бар иде. Махсус регистрацияне исбатлау кирәкмәде. Шулай алар бездән Башкортстанга, бабаларының әнисе туган Күгәрченгә киттеләр. Мәскәүгә, Казанга да барып, бик озак сәяхәт кылганнар. Кызы Луизаның кызы Сабина Америкада балерина булып эшли, кече кызы Венераның балалары Рената һәм Даниэль, гомумән, безнең җиргә-туфракка аптырап карадылар, “Какая черная, грязная земля”, - диде 5 яшьлек малай (анда җир соры бит). Көлештек инде. Шулай иркенләп, җаннарны тынычландырып кунактан кунакка йөрдек, туганнар күп бит.

Миңа Рәүф җизнәй, гомумән, берничә ел чын мәгънәдә әти булды, Нәгыймә әби үлгәч, Ташкентка алып киттеләр. Ул анда ничектер шәһәрнең иң абруйлы, яхшы белем бирүче мәктәпкә урнаштырды, класста немец, поляк, үзбәк, рус, белорус, яһүд, корея, татар (Казанныкы мин генә идем) милләте балалары укыды. “Ялла” җитәкчесе Фарух Закиров та шушы мәктәптә укыды, аның белән безнең шәһәргә килгәч (бер елны стадионда концертлары булды), фотога төштек. Мәктәпне искә төшердек. Халык бит СССРда дус-тату, ярдәмчел яшәде. Хәзер, кызганыч, славяннар да сугыша, талаша, ни җитми, нәрсә бүлешә? Телевизордан көн-төн шуны күрсәтәләр, вакыт әрәм итеп карыйсы да килми, ул вакытта кулыма әдәби китап алып укыйм.

Апайлар Казанда да хозурланып йөргәннәр, гомумән, дүрт оныгы да безнең якның матурлыгын беренче күрүләре булганлыктан, бигрәк тә безнең шәһәрнең урманга диярлек урнашуны күреп хәйран калдылар. Их, шуның кадерен белмибез бит: урамнарны чүплиләр, бөтен тирә-якта ватык шешә калдыклары ялтырап тора. Нигә ул шешәне ватаргадыр инде, сал шунда чүплеккә.

Апам кайткач, 72 яшендә дөнья белән хушлашкан, бу хәбәрне мин бик авыр кичердем, җизнәй дә үләр алдыннан мине бик көткән икән, ләкин безнең пенсия көн итәргә генә җитә шул. Анда махсус белешмәләр дә кирәк бит әле. Үзбәкстан чит ил бит. Апай Зәй-Каратайда 10 классны тәмамлады, әбием Нәгыймә дә шушы авылныкы, Сөләймановлар гаиләсеннән, ул “Уңыш” колхозында баш бухгалтер булып эшләүче Салихка (ул Тимәш егете була) кияүгә чыккан.

Үземне дә Зәй-Каратай һәрдаим тарта, “җан тартмаса да, кан тарта” дигән сүзләр бик дөрескә туры килә. Гел кайтып йөрдем, әбием сеңелесе Зәһира абыстайның кызы Сафия апага шатланып килә идем, хәзер исә авылда Фаиза апабыз гына исән-сау гомер итә. Мин бит өченче буын баласы, тарта ул әбиемнең туганнарының каннары тамган җир, бик тарта...


Сатлык җаннар
Кайткан елны апай аянычлы да, гыйбрәтле дә булган хәлләрне сөйләп үтте.
-    Салкын кыш ае. Мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Балалар алдан, арттан әниләр кайта. Элек җыелышларга әтиләр йөрмәгән, күбесе фронтта үлгән, исәннәре колхоз эшендә. Алда Җәһәрия, Әлфия һәм апам моңлы тавышлары белән җырлап баралар. Күңелләре бик күтәренке, чөнки яхшы укыганнары өчен укытучылары мактаган. Ә җырлар, әлбәттә, “Сарман буйлары” түгел, ә Ленин, Сталинга кагылышлы мактаулы сүзләрдән. Мәсәлән: “Яратам Сталинны, яратам илемне, яратам Ленин бабамны”, - дип көйлиләр икән. Арттан бер әни: “Барысы да яратырлык шул. Аякларыгыз, балакайлар, өшүдән күгәреп беткәннәр, әле дә Ходай кушып, исән-сау йөрисез”, - дип әйтте. Чыннан да, барыбыз да юка оекбаштан, сүтелергә җитешкән чабатадан идек. Оекларны ямарга җеп-тукымалар да юк иде бит. Бәхеткә, әниләр арасында сатлыкҗаннар булмады, чөнки Сталинга нәфрәт белән яшәүчеләр булган бит, - дип сөйләде апай.

Әйе, гомумән, авыл советына бу җөмләләрне җиткерүче булса, башлары төрмәдә бетәчәк иде. Ул елларда хәтсез кешеләрне нахакка утыртырга тырышучылар, түрәләрнең күңелләрен күрүчеләр булганы билгеле. Бу ананың сүзләрен бер ялагай ишетеп, тиешле органнарга да җиткерсә, харап буласы турында сөйләп торасы да юк. Авыллардан күпме мәнле, тырыш, юньле кешеләр шул алып китүләрдән соң кайтмаганнар.

ГАЛИЯ ШАКИРҖАНОВА

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев