Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мәүлед бәйрәме

Зәй-Каратай авылында "Мәүлиден - нәби", икенче төрле итеп әйткәндә, "Мәүлед бәйрәме олылап, үзенчә кадерләп уздырылды. Имамыбыз Сәгыйдулла абый Гыйззәтуллин мәчеттәге мәҗлесне вәгазь белән башлап җибәрде. Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүе, сабый вакыты, тормышы, үз эшенә искиткеч бирелгән шәхес, вәгазьче, акыллы сәяхәтче булганлыгы хакында да кызыксынып тыңлады сабакташларым. Остабикәләребез Энҗе апа Гыймадиева,...

Зәй-Каратай авылында "Мәүлиден - нәби", икенче төрле итеп әйткәндә, "Мәүлед бәйрәме олылап, үзенчә кадерләп уздырылды.

Имамыбыз Сәгыйдулла абый Гыйззәтуллин мәчеттәге мәҗлесне вәгазь белән башлап җибәрде.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүе, сабый вакыты, тормышы, үз эшенә искиткеч бирелгән шәхес, вәгазьче, акыллы сәяхәтче булганлыгы хакында да кызыксынып тыңлады сабакташларым.
Остабикәләребез Энҗе апа Гыймадиева, Роза апа Ямаева Мәүлед мәҗлесләрендә укыла торган "Салават", "Ләиләһәилләл-лаһ" мөнәҗәтләрен йөрәкләргә үтеп керердәй итеп әйтте. Мәчеткә йөрүче апалар, Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап, аның туган көнендә укыла торган шигырьләр "мәвалидләр" укыды.
Ә инде үзебезнең авыл кызы - Лениногорск шәһәре мәчетендә дин дәресләрен алып баручы Гөлчәчәк Сәгъдиева Коръән сүрәләренең кешеләр сәламәтлеге өчен бик файдалы икәнлеге турында сөйләп узды. Мәчеттә ул - һәрвакыт көтелгән кунак.
Мәүлед бәйрәме уңаеннан, авылның 3 кибетчесе - Ринат Якупов, Нәфисә Хәниева, Лилия Гыймадиеваның хәерләре үзләренә уны белән әйләнеп кайтса иде, раббым!
Хәерләр таратылып, догалар кылынып, әби-апаларыбыз матур итеп әзерләнгән чәй өстәлләре артында урын алды. Табын артында алар бер-беренә исәнлек, сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтештеләр.
Һәр эшләгән эшем, кылган гамәлләребездә беренче ярдәмчем булган дустым Җәмилә Миңнегуловага рәхмәтем зур минем.
Бергә дин юлында: "Алла хакы өчен булсын" диеп йөрүче ак яулыклы апаларым, сабакташларыма, өстәлләргә халкымның яраткан ризыкларын пешереп килүләре өчен дә рәхмәт. Киләчәктә дә бергә, мөселман халыкларының бәйрәмнәрен үзебездә олылап уздыра алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев