Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Октябрь турында уйлануларны Сарабикколдан язалар

Октябрь - ифрат олы ай. Аны онытырга хакыбыз юк: 1552 елның 15 октябрендә Иван Грозный гаскәре Казанны басып ала. Бу дәһшәтле бәрелештә мөселманнарның мөнбәр иясе Кол Шәриф һәлак була. Октябрьне истә тоткач, бөтендөнья пролетарийларына гадел дәүләт төзү турында хыялланган Владимир Ильич Ленинны да онытырга хакыбыз юк. Мин аның бөтен томнарын...

Октябрь - ифрат олы ай. Аны онытырга хакыбыз юк: 1552 елның 15 октябрендә Иван Грозный гаскәре Казанны басып ала. Бу дәһшәтле бәрелештә мөселманнарның мөнбәр иясе Кол Шәриф һәлак була.


Октябрьне истә тоткач, бөтендөнья пролетарийларына гадел дәүләт төзү турында хыялланган Владимир Ильич Ленинны да онытырга хакыбыз юк. Мин аның бөтен томнарын диярлек укып чыктым. Хыялы аның изге булган, тик, кызганыч, гомере генә кыска булып чыкты.

Илнең генә түгел, авылларның да горурланырлык кешеләре була. Безнең Сарабикколда алар шактый. Героебыз - Гыйльми Баһаветдинов, олы галим Әкъдәс Борһанов. Галимебез дә 17 октябрьдә туган.

Горурланырлык өченче кешебез - Равил Фәйрузов. Туган авылы өчен, аны яшәтер өчен ул барын да эшләргә, ярдәм итәргә тырыша. Игелекле хезмәт үзе кешене зурлый бит. Үзебезнең укучыбыз, мәктәпне әйдәп баручы директор Сәлимә Гатина, юллы булуыбызда бөтен көчен куйган авыл башлыгы Гүзәлия Гаделшина һәм кибетләр челтәре идарәсенең иганәчеләренә олы-олы рәхмәт.

Бик иртә гомерләре өзелгән, фидакарь җанлы укучыларым Рәис Мингулов (Иске Үтәмеш), Радмил Хәкимов та күп игелек итте. Урыннары җәннәттә булсын.

Хуҗалык җитәкчесе эшен алып баручы Зөлфирә Төхвәтуллинаның да хезмәте данлы, куанычлы. Ягымлы итеп каршы ала, тыңлый. Мәкаләм октябрьга, ул айда туганнарга багышланган иде бит. Шулай булгач, октябрьда туган барлык лениногорскилыларны котлыйм.

Рәхимә Хәбибуллина

Мәкаләнең тулы вариантын "Заман сулышы"нда укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: октябрьский