Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Раил Гыйззәтуллин турында Мөэмин-Каратайдан язалар

Мөэмин-Каратай авылы җыр сөючеләре соравы буенча танылып килгән яшь җырчыбыз, Рәшит Ваһапов исемендәге премия лауреаты Раил Гыйзәттуллинны чакырдык.


Ул безгә моннан ун ел элек килгән иде инде... Хәзер исә безнең каршыбызда бизәкле милли кием йөзен ачып торган, зифа буйлы, нурлы йөзле утыз яшьлек ир-егет басып тора. Авылдашлар, күршедәге Иске Шөгердә туган, балалар бакчасына йөргәндә үк сәхнә тәмен татыган якташның үзен дә, аның белән килгән төремдәшләрен дә бик җылы кабул итте, һәр башкарган музыкаль күчтәнәчне  кул чабып каршы алды, ихлас алкышлар белән сәламләде. Һәр җырчының аны таныта, олы сәнгать юлына чыгара торган җыры бар. Раилне олы сәхнәгә мендерүче әлбәттә безнең җирлектә туган, милләтебез җырлап туймас “Шөгер” җыры, әлбәттә.

 Раилнең репертуарында халкыбыз җәүһәрләре дә, хәзерге заман җырлары да лаеклы урын алган. Тамашачыны ялыктырмыйча, халкыбыз мирасындагы энҗе-мәрҗәннәрне салды ул җаннарыбызга. Аннары төрле буын шагыйрьләренең мәгънәле әсәрләрен искиткеч сәнгать югарылыгында башкарды. Авыл җирендә үскән малайга олы сәхнә түрләренә менү җиңелдән түгел, җәмәгать.

 Әлеге концертта Әлмәттән килгән пар Массаров Илдар белән Массарова Ильмираларны бик яратты Мөэмин-Каратайлылар. Илдар менә дигән гармунчы-баянчы да, композитор, шәп җырчы да икән ләбаса! Ул татар көйләренә тезмә уйнаганда без, тамашачылар, “Шахта”га төштек, бирелеп “Сарман”ны тыңладык, кичкырын тәрәзә төбендә Хәлилен көткән “Галиябану”ны күргәндәй булдык. Шәп, Илдар, рәхмәт! Аның хатыны Ильмира исә гадилеге, үзенчәлекле тавышы белән әсир итте безне! Залдагыларга бүләк иткән шигырьләре дә җанга ятышлы иде.

 

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев