Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Район тарихыннан: Иске Куак хастаханәсе тирә-якта беренче булды

Район газетларында безнең районыбыз авыллары тарихына кагылышлы язмалар чыгып килә. Менә минем дә газет укучыларына Иске Куак хастаханәсенең төзелү тарихы турында сөйлисем килә.


1917 елгы революциягә кадәр безнең төбәк Бөгелмә өязенең Самара губернасына караган. Шул исәптән Иске Куак һәм тирә-яктагы авыллар да.

Самара губернасы безнең яклар белән һәрвакыт кызыксынып торган. Алар үзләренең икътисадын көнчыгыш чикләрендә алга җибәрергә тырышкан, аның юлында Иске Куак  очраган һәм аны да файдаланган. Иске Куакта иң нәтиҗәле төзелеш еллары дип 1903-1917 елларны атарга була. Чиркәү төзелде. Шушма елгасы  аркылы зур күпер салынды, аның озынлыгы 80 метр, киңлеге 6 метр, биеклеге 7 метр иде. Авылны күпер белән тоташтыручы дамба төзелде, аның озынлыгы 500 метрга якын иде. Дамба өстенә таш брусчатка җәелде. Әлеге төзелешләр турында тарихи истәлекләр миндә саклана.

1903 елда җирле хакимият һәм Бөгелмә өязе хакимияте ярдәме белән Иске Куакта зур хастаханә төзелде. Безнең якларда – беренче хастаханә булды ул. Сүз уңаеннан, дару избасын 1850 елда ук оештырган булганнар.

Иске Куактагы агачтан төзелгән яңа хастаханә калай түбәле иде. Ул матур гына, җыйнак кына килеп чыкты. Урыны 20 койкага исәпләнгән. Янәшәсендә инфекцион бина да төзеп куйдылар. Яңа хастаханәнең төзелешенә Саранскидан мордва кешесе Осипов Николай кураторлык итте.

Хастаханәгә Иске Куак авылы янәшәсендәге авыллардан да килделәр. Монда бәби табарга да киләләр иде. Хастаханәнең атлары булды, алар “ашыгыч ярдәм” машинасы ролен үтәде. Хастаханәнең  умарталык, печәнлек җире, утын өчен урман диләнкәсе, аерым кухнясы, шулай ук яшелчәләр саклар өчен подвалы да бар иде. Хастаханә территориясендә тирәк агачлары үсте. 1980 елларга таба территория бик матур, гүзәл урынга әйләнде.

Хастаханәне чишмә урынында төзеделәр, аның суы “Беренче” елгага төшә иде.
Игнатьев  Максим,  хирург Лихман, Игнатьва  Елена – табиблар. Лженицин  Борис,  Корнилов  Илья  һәм Доренков  1943 елдагы сугышта һәлак булдылар, кызганыч.

Сугыштан соң Коломенский  Сергей, Сибгатулин  Хәбиб,  Лапин  Дмитрий, Денисов  Пётр, Кравченко  Александр, Кравченко  Раиса, Матылова  Наталья,  Есипов  Геннадий, Кудашкин  Павел медицина ярдәме күрсәттеләр.

Монда шәфкать туташлары булып Денисова  Анна, Хавратова  Нина,  Мальковская  Анастасия, Марчина  Мария һәм башкалар эшләде.  
Тора-бара хастаханәдә рентген-кабинет, теш дәвалау кабинеты ясадылар. Халык канәгать булып, кирәкле медицина ярдәме алды.
1980 елда исә яңа хастаханә төзелде. Ул искесеннән яхшыракмы, әллә киресенчәме – монысын халык бәяли инде.

 

Владимир Гадеев

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев