Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ринат Вилданов: Лениногорск үз шәһәребезгә әйләнде (фикер)

Лениногорскига без 1974 елда Казандагы ике бүлмәле фатирны мондагы өч бүлмәлегә алыштырып күченеп килдек. Минем энекәш белән сеңелем күптән монда яшиләр иде инде. Бер елны без җәйнең бер матур көнендә аларда кунакта булдык. Без дигәнем: тормыш иптәшем һәм ике балабыз. Берсенә-алты, икенчесенә - биш яшь. Казанда ул вакытта һава начаррак...

Лениногорскига без 1974 елда Казандагы ике бүлмәле фатирны мондагы өч бүлмәлегә алыштырып күченеп килдек.


Минем энекәш белән сеңелем күптән монда яшиләр иде инде. Бер елны без җәйнең бер матур көнендә аларда кунакта булдык. Без дигәнем: тормыш иптәшем һәм ике балабыз. Берсенә-алты, икенчесенә - биш яшь. Казанда ул вакытта һава начаррак иде: машина күп, тузан, төтен, вакыт-вакыт төтен бөтен шәһәрне чорнап ала, балалар чирли башладылар. Берсендә - астматик бронхит, икенчесендә- ашказаны гастриты булуы ачыкланды. Ә Лениногорскига кунакка килгәч, бу җыйнак кына күркәм шәһәргә сокландык - саф һава, чиста урамнар, яшеллек күп, гомумән, табигатьнең барлык матурлыгы һәм экология сафлыгы монда җыелган кебек тоелды. Шулай берсендә хатын:
- Әйдә, Казандагы фатирны алмаштырып монда күчик, балаларга да табигатьнең файдасы булмый калмас, - дидем. Һәм шулай булды да, тора-бара аларның чирләре дә чигенде. Югыйсә, Казанда яшәгәндә дусларга: «Мин Казанны яратам. Миңа, мәсәлән, фатир алыштырып, Мәскәүгә китәргә тәкъдим итсәләр, риза булмыйм, миңа Казан гына кирәк», дия идем.
Лениногорскига күченеп килүебезгә үкенмәдек, тиз ияләндек һәм менә кырык елдан артык шәһәрнең һаман саен үсүенә, матураюына сокланып яшибез. Эшләгән елларда, командировкага берәр кая барганда буш вакытта шәһәр урамнарын карап йөрү гадәтем бар иде. Мин үз шәһәремнең дә урамнарын, бакчаларын карап йөрергә яратам, бигрәк тә балалар, оныклар белән бергәләп.
Әле бер утыз еллар элек Казан «Горгаз»ында эшләүче дустым мондагы "Горгаз"га эш белән килеп йөргәләде, машинада киләләр иде: «Безнең шофер Лениногорск урамнарында йөрергә уңайсыз, агачлар, яшеллек күп, урамнарының исемнәрен, йортларның саннарын да күреп булмый», - дип зарлана, ди. Мин: «Безгә шәһәребезнең шундый булуы бик ошый», - дип җавапладым. Тагын бер мисал, ун еллар элек Новочеркаск каласыннан бер кардәшем малае белән килгәннәр иде, күп йөрдек, шәһәрне дә яраттылар, аның читендәге табигатькә таң калдылар. «Сез курортта яшисез икән», - дип киттеләр.
Бүген 60 яшьлек шәһәребезне 18 яшьлек сылу, чибәр кыз белән чагыштырырга була, ул һаман бизәлә, матурая. Шулай булсын да! Әйе, шәһәребез искиткеч. Әлеге матурлыкны тудыручыларга, яңа проектлар булдыручыларга һәм шәһәребезнең яшеллеген саклаучы коллективларга олы рәхмәт. Бу матурлыкны ихтирам итеп, кадерен белеп саклау, олысының да, кечесенең дә - изге бурычы.
Ринат Вилданов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск ринат вильданов