Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сарабиккол авылы олы шәхесне онытмый

Быел Сарабиккол авылының олы шәхесе, исән булса, Әгъдәс Хөсәен улы Борһановка 100 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, 2018 елда безнең арадан китте. Ләкин без, аның авылдашлары, хөрмәтле якташыбызны онытмыйбыз, һәрвакыт искә алабыз.


Сарабиккол мәктәбендәге музейда Әгъдәс абыйның шәхси әйберләре, китаплары урын алды. Укучылар шулар аша авылыбызның бөек шәхесе белән танышалар, аңа хөрмәт белән карыйлар. Әгъдәс абый һәрвакыт туган ягын, туган авылын сагынып яшәде. Без бу турыда ул 2015 елда авылга очрашуга кайткач белдек. Очрашу хөрмәтенә, мәктәптә зур кичә уздырдык. Аның 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттек.


Ул,  шулкадәр дулкынланып,  туган авылына кайтуына шатланып, хатирәләрен яңартты. Авыл урамнары буйлап йөрде, Сарабикколның татлы чишмә суларын эчте, Шушма елгасы буенда табигатьнең матурлыгына хозурланып утырды, тауларга менде. Ул үзенең 100 яшьлек юбилеен да туган авылында уздырырга кызыгып, Мәскәүгә кайтып китте. Ләкин бу юбилейны үткәрергә насыйп булмады...


Татарстан  Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, тарих фәннәре докторы (1966), профессор, Татарстан Республикасы  Фәннәр Академиясенең  шәрәфле әгъзасы (1995), Россия дәүләт гуманитар университетының философия факультетының социология кафедрасы профессоры дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек булды ул. 400 дән артык фәнни һәм публицистик эшләр авторы, шул исәптән монографияләр авторы.
 Борһанов  Совет икътисадын дәүләт тарафыннан үстерү һәм милекче гражданнар җәмгыяте буларак гражданлык җәмгыятен төзү концепциясен, шулай ук «милек фәлсәфәсе һәм социологиясе» дигән махсус лекцияләр курсын эшләде.  Өч йөзгә якын фәнни һәм фәнни-публицистик эшләр, шул исәптән унбиш китап һәм брошюралар авторы.
Әгъдәс Борһанов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 15 медаль белән бүләкләнә.
      
Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге, актив җәмәгать эше өчен 2015 елның августында Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов Әгъдәс Борһановка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Әгъдәс Борһанов татарларның милли хәрәкәте мәсьәләләре буенча берничә мәкалә бастырып чыгарды, милли идея сыйфатында милләтне саклау концепциясен тәкъдим итте.

Фәния Аскарова, Сарабиккол мәктәбе   

   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев