Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шамил Гани улы Тәхаутдинов соңгы көнгә кадәр остаз булды

Яңа Иштирәк авылы йөзләрчә укучының олы ихтирамга лаек укытучысын – Шамил Гани улы Тәхаутдиновны соңгы юлга озатты.


    
  Иң башта Шамил Гани улының  олы хезмәте турында язасым килә:  гомеренең байтак өлешен Яңа Иштирәкнең узганын, бүгенгесен барлауга багышлады. Күп кенә тарихи чыганакларны өйрәнеп, авыл картлары сөйләгәннәрне, ишеткәннәрне аерым дәфтәрләргә туплый барды. Быел “Яңа Иштирәк авылы тарихы” китабы дөнья күрде. Авыл тарихын саллы материаллар белән тәэмин итүдә Шамил Гани улына рәхмәтебез чиксез.


1951 елда туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Иске Шөгер мәктәбенә сигезенче класска укырга бара. 1954 елда унынчы классны уңышлы тәмамлый. Балалык-үсмер еллары сугыш чорына туры килә. 1956-1959 елларда ул чор өчен үтә дәрәҗәле хезмәттә –  армия сафларында. 1959 елда бер төркем иптәшләре белән, комсомол юлламасы нигезендә, Кемерово өлкәсенең Осенники шәһәрендә шахтада шахтер. Ул анда “проходчик” булып юл ачу, терәкләр кую, иптәшләренең исәнлеген тәэмин итү йөкләтелә аңа.

Әмма туган җир сагындыра. Туган авылына аяк баскач, мәктәп директоры Фоат Хәнип улы Вилданов аны мәктәпкә хезмәт укытучысы итеп чакыра. Казан педагогия институтын уңышлы тәмамлый. Тырыш, максатчан, алдынгы карашлы Шамил абыйны Яңа Иштирәк мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Лениногорск районында танылган бай мәгълүматлы мәктәп музее да аның һәм коллегаларының  уртак тынгысыз күмәк эшнең күркәм нәтиҗәсе.


     Укытучы... Шамил Гани улы йөрәгенең соңгы тибешенә кадәр мөгаллим-остаз булып калды. Яңа Иштирәк урамнары буйлап мәктәпкә, мәдәният йортына, авыл китапханәсенә, яки башка төрле йомыш белән барганда да аның Укытучы икәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Шамил абыйдан киңәш сорыйлар, чиксез рәхмәтләр җиткерәләр. Ә аның өстенә кигән киемнәре нәкъ элеккегечә. Шәп кара кәчтүм, ялтырап торган кара түфли, кер кунмаган ак күлмәген кара галстук бизәр.

     Шамил абый хатыны Мәхтүмә белән өч бала-ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр... Озату –хушлашуга бихисап халык җыелды. Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин, тирә-як мәктәпләрнең директорлары, укытучылар килгән иде. Мондый хөрмәт, ихтирамга бар гомерен халыкка аң-белем бирүгә багышлаган Халык укытучысы гына лаеклы була ала торгандыр. Урының оҗмахта булсын яраткан укытучыбыз!

Таһир Шәмсуаров

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев