Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шәфкатьлелек бизи кешене

Безнең Урдалы мәктәбендә барлык бәйрәмнәр дә үткәрелеп бара. Гадәттәгечә, Яңа елны каршы алу бәйрәме дә булып үтте. Кыш бабай бер баланы да бүләксез калдырмады, чөнки елның-елында авылыбыз мәчете ярдәм күрсәтә.

  
Мәчетебез имамы Фәрит абый Сафиуллин, алдан ук бәйрәм үткәреләсе көнне белешеп, мәктәптәге барлык укучыларга, шулай ук балалар бакчасындагы нәниләргә дә бүләктән өлеш чыксын дип, призлар алу өчен акчалата ярдәм итә.

Мәктәбебездә яна уку елы да Фәрит абыйның изге дога, хәер-фатихасы белән башланып китә. Мәктәпкә тәүге тапкыр аяк басучылар санынча, уку кирәк-яракларын, тәм-томнарны пакетка тутырып, Фәрит абый Белем бәйрәменә килә. Чын күңелдән матур теләкләрен теләп 1нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшыра.

Мәктәпнең дулкынландыргыч мизгелләре:  “Соңгы кыңгырау” бәйрәме, яңа канат чыгарган кошларын олы тормыш юлына озату көне. Мәчетебез имамы- Фәрит абый Сафиуллин  бу көнне дә исеннән чыгармый, чыгарылышларга ул, матди ярдәм йөзеннән дип, акча салынган конвертлар тапшыра.

 Мәктәбебезнең укытучылар коллективы, ата-аналар һәм укучылар авылыбыз мәчетенә, олы йөрәкле мәчетебез имамы Фәрит абыйга балаларны, сабыйларны куандырган өчен, чын күңелдән рәхмәт әйтә. Фәрит абый, Сезгә бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, югалтуларсыз мул тормышлар насыйп итсен Ходай.

 

 Гөлнара Шәрәфетдинова
Урдалы мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X