Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгер Әлмәндәре

Сүзем 10 майда сиксән яшен тутырса да, унҗидедә калу серен беркемгә дә ачмаган биюче, гармунчы, Шөгер төбәге Әлмәндәре – Габделәхәт Хәким улы Әхмәтшин турында.

     
Габделәхәт 1939 елның унынчы маенда иске дип йөртсәләр дә, беркайчан да искермәячәк Иске Шөгердә туа. Мәктәптә белем алгач, 1959-1962 елларда артиллерия патшасы – ракета гаскәрләрендә изге бурычын үти. 

1963 елда чегән биюен башкарганда Факия атлы кара кашлы, кара күзле, төпле сүзле гүзәлгә гашыйк була. Гаилә корып,  ике малай, бер кыз үстерәләр.


Хезмәт юлын 1963 елда Оренбургка караган “Трансгаз”да башлый. 1975 елдан югары профессиональ белемле эретеп ябыштыручы “Таттрансгаз” да һөнәри осталыгын камилләштерә, чын остаз итеп таныта. Лаеклы ялга чыккач та 1996 елга кадәр Шөгер битум заводында эшли.

Оренбургта чакта бер матрос биюен башкару өчен генә дә Габделәхәтне Шөгердән өеннән вертолет белән килеп алалар, шул ук һава транспорты белән китереп тә куялар. Әлеге биюгә көйне исә якташ гармунчыбыз Камил абый Мөхәммәтҗанов уйный.
 Заманында төрле милләтнең унлап биюен бар шартына туры китереп, дәртсезләрне дә дәртләндереп, гөрләтеп кул чаптырып, зәвыклы Казан тамашачысын да шаккатыра, таң калдыра биючебез! Әнә шулай гомер бакый бию белән гармунны рухи юлдаш итеп яши, дөресрәге, яшьнәп яши якташыбыз. Ул очынып биегәндә үзе генә түгел, йөзе дә, хәтта сәхнә идәннәре дә түзми: тыпырдый сыман. Ә кыңгыраулы гармунын сыздырганда гармун телләренә кушылып, өстенә кигән күлмәк сәдәфләре дә көй чыгара шикелле.


Хезмәттә, сәнгатьтә ирешкән үрләрен дәлилләгән күпсанлы диплом, Мактау кәгазьләрен барлар өчен озак вакыт кирәклекне исәпкә алып, аның Фәйзулла Туишев исемендәге бәйгеләрдә җиңү яулавы, фидакарь хезмәте өчен икенче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены, медальләр белән бүләкләнүен, биючеләр бәйгеләрендә берничә тапкыр Бөтенроссия смотрлар лауреаты исеменә лаеклы табылганлыгын да әйтеп узу гөнаһ булмас дип уйлыйм.
 

Таһир Шәмсуаров

Тулырак "Заман сулышы" газетыннан укыгыз

Фотолар: Әхмәтшинның гаилә архивыннан һәм редакция архивыннан шулай ук ​​vk.com/iske_shugur төркеменнән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев