Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгер мәктәбендә Тукай атналыгы мавыктыргыч үтте

Халкыбыз күңеленә үлемсез шигырьләре белән кереп урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Г.Тукайны безгә язлар бүләк итте һәм язлар аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып та китте. Язгы ташкын булып әдәбиятка килеп кергән  Тукай бары 27 ел гомер кичергән.


Шигырьләреннән моң бөркелә, күңелгә якын көй агыла. Без дә, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе укучылары, Тукай атналыгын татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән башлап җибәрдек. Бу җыр соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис  иңдереп , буыннар арасында күпер булып тора.

Тукай атналыгы бик мавыктыргыч булып , эшлекле рәвештә үтте. Атналыкта укучылар әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдылар, табышмаклар һәм мәкальләр әйтү ярышында катнаштылар, район күләмендә уздырылган “Моңлы Тукай теле”, “Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән!” дип аталган бәйгеләрдә катнаштылар, мәктәп китапханәсенә, “Туган якны өйрәнү”почмагына экскурсияләр барышында  китапханәче Гөлфия Вәлиевна   укучыларны борынгы кулъязма китаплар, әби-бабаларыбызның эш кораллары, халкыбызның гореф-гадәтләре турында сөйләп, бәет- мөнаҗәтләр әйтеп күңелләрне кузгатты..

Тукай әсәрләре буенча ясалган иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырылды, “Тукайга-шигъри гөлләр” дип аталган шигырь бәйрәмендә укучылар Г.Тукайның бик күп шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, алай гына да түгел, Шангараева Нәзилә, Бабаева Диляра, Халимова Илмиралар үзләре җат  иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. 

Резидә Хәертдинова, Шөгер мәктәбе укытучысы

Автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев