Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгердән язалар: Мәрхәмәтле егетләр кырт иттереп эшлиләр

Әй бу тормыш, дигәне! Бер генә дә, борчусыз, уйсыз торырга юк инде. Әле менә, Иске Шөгер авылында гомер итүче Гөлсинә апа Хәсәншина белән сөйләшеп тордым.


 - Шуның хәтле дә тормыш рәхәт хәзер, кайбер җайсыз якларны искә алмаганда, -  дип куйды.
Нәрсә булды соң, дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
-    Хәзер инде, Раббыма шөкер, барсы да җайланды.  Нәрсәдер газ котелым киреләнә башлаган иде. Тора да тиктомалдан сүнә. Кызларым гел яныма кайтып, килеп йөресәләр дә, мин бит инде олы кеше, шикләндерә. Газ бит ул! Ут-күз чыгуы, шартлавы бар. Шуңа күрә дә,  Шөгер газ участогына шалтыраттык.  Хәбәр салу белән, ут кебек, егетләр килеп тә җиттеләр. Үзенең зур гына сандыгын күтәреп,   оста килеп тә керде. Ай, үз эшенең остасы икән, - дип, Гөлсинә апа сокланып,  йөрәгеннән чыккан шатлыгын тыеп тора алмыйча сөйли башлады.  

Йомшак телле, игътибарлы, олыны-олы итә белүче, ипләп киңәшләрен бирүче оста – Семерханов Рәшит атлы икән. “Котелымны өр-яңа кебек, кырт иттереп эшли торган итеп  ясап китте. Ә бит төрле кеше бар дөньяда. Дорфа, кырыс сөйләшүчеләрне дә үз гомеремдә ишетергә туры килгәләде. Яхшыны яхшы, дими ни дисең инде”, - дип куйды Гөлсинә апа. Аның шат йөзе, егетләргә рәхмәт укуы йөзенә чыккан иде. Билләһи, болытлы көнне кояш яктырткан кебек. Җылы сүз- җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр  шул. Күңелләргә җан өрергә бер җылы сүз җитә.

Семерханов Рәшитне мин үзем дә күптәннән беләм. Чөнки мин эшләгән мәктәптә аларның  Гүзәл белән Рүзәл исемле сабыйлары укыдылар. Рәшит белән Фиалка үзләрендә булган барлык яхшы сыйфатларны балаларында да тәрбияләгәннәр. Билгеле, тәртипле, итагатьле ата- ана белән тәрбияләнгән бала тәүфикълы була.  

Сүземне йогаклап шуны әйтәсем килә, тормышның авырлыгына, каршылыкларына бирешмичә, кешелек сыйфатын югалтмыйча, ачык йөзле, йомшак телле булып кала белгән Рәшиткә һәм шулай ук участоктагы барлык эшчеләргә исәнлек, эшләрендә уңышлар телим.

Бер кулыма каләм алгач,  анда эшләүче күршем Шәйхуллин Рамиль турында да әйтмичә китә алмыйм. Кайчан гына, нинди йомыш белән мөрәҗәгать итсәм дә бер карусыз, “Вәлиевна хәзер эшлибез аны”, дип ярдәм итәргә атлыгып тора. Ялгыз хатынның бит аның гомергә дә эше бетәсе юк. Кайвакытта туеп та китә торгандыр инде. Ләкин бервакытта да караңгы йөз күрсәткәне юк. Газ турында әйтеп тә тормыйм инде! Кабызып бир әле, нигәдер газ кызыл  булып яна, нигә бик шаулап эшли икән, дигән миллион сорау белән аптыратып та бетерәм ахырысы инде. Менә шулай газ участогында да, күршемдә дә игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмле егетләр эшли һәм яши.


Гөлфия Шәйдуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев