Заман сулышы

Лениногорскилылар иҗаты

Көтүдә Көтү көтәм, көннең җәйле чагы, Кояш булып өмет кабынган. Маллар яткач утырам да менә Сырганаклар чүплим чабудан. Сырганаклар шатланадыр инде, Белә торып кабат килгәнгә. Рәхәтләнеп чалкан ятыйм әле Бил тиңентен куе үләнгә. Куенымнан сөттәй кәгазь алам, Каләм миңа сүзләр табыша. Мин үзем дә җирем сырганагы, Шуңа тормыш сиңа ябышам....

Көтүдә
Көтү көтәм, көннең җәйле чагы,
Кояш булып өмет кабынган.
Маллар яткач утырам да менә
Сырганаклар чүплим чабудан.
Сырганаклар шатланадыр инде,
Белә торып кабат килгәнгә.
Рәхәтләнеп чалкан ятыйм әле
Бил тиңентен куе үләнгә.
Куенымнан сөттәй кәгазь алам,
Каләм миңа сүзләр табыша.
Мин үзем дә җирем сырганагы,
Шуңа тормыш сиңа ябышам.
Болын-сәхра җитми икән миңа,
Тыялмадым... хисләр түгелде.
Үзле туфрагыңда үз булуың
Әйтегезче, бәхет түгелме?!
Язмышыма бары рәхмәт укыйм,
Мин мираслы - газиз телем бар.
Теш - тырнагым белән ябышырлык
Авыл дигән нәни илем бар!
Сарылсагыз, әйдә, сарылыгыз,
Сырганаклар сезгә мин түзәм,
Баеп кайтам, илһам килде миңа,
Шигырь алып кайтам көтүдән!
Таһир Шәмсуаров
Аңлашу
Калдырыйк мәшәкатьләрне,
Утыр, сөйләшик әле.
Җырларның да дәртлеләрен
Бергә көйләшик әле.
Менә сиңа ике кулым -
Җаныңа җылым күчсен.
Йөрәгеңнең әрнүләре,
Кара болыты үтсен.
Күзгә-күз текәлеп карап,
Ачып салыйк серләрне.
Күңелләр чистарып калсың.
Җыелмасын керләре.
Җырлыйсы килгәндә җырлыйк,
Елаганга елашыйк.
Авыр сүзгә түзәрме дип,
Бер-беребезне сынашмыйк.
Тормыш - тоташ бәйрәм түгел,
Авырлык бар, бар газап...
Ямьле яшик, бергә яшьник!
Көнчелек, ачу-мәкердән
Күңелләр булсын азат!!!
Нурия Сәлманова
Фонтан
Мәһабәт зур сарай шәһәр уртасында,
Зыялы җан монда тартыла.
Сәер бер хәл:
Тукай,
Нурлы фонтан
Урнашканнар аның артына.
Артта булса булсын,
Җанлы фонтан
Алма кебек яна, елмая.
Дымлы төтен булып сибелә дә
Бәллүр букет булып зурая.
Юлым ята шушы мәйдан аша,
Әсәрләнеп, туктап мин калам.
Ярдәм кулы сузган хөр күңелле
Ир-егеткә аны охшатам.
Көлтә булып, фонтан, бөркеләсең,
Яшь баладай үбеп аласың.
Илһам биреп, рәхмәт, каләмемә,
Шигърияткә озатып каласың.
Рәхимә Габделганиева
Туган телем
Туган телем, бердәнберем,
Син гүя газиз анам.
Синең белән генә җирдә
Мин балкып яши алам.
Тудыручы, яшәтүче
Тарихны, сәнгатьне син.
Барлык телләр тирәнлеген
Иңләргә сәләтле син.
Синең белән генә җиһан
Ялтырап тора сыман.
Кемнәрдер һәм нәрсәдәдер
Калтырап тора сыман.
Милләтне бөек күтәрдең
Тормышның базыннан син.
Берлин стеналарына
Уелып язылгансың.
Алмаз кылычлардан үткер,
Атомнардан көчле син.
Җимерелү белми торган
Империя төсле син.
Рамазан Байтимеров

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Шигырь
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: