Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сугышлы мәктәбендә Урманнар көнен билгеләп үттеләр

21март  – Урманнар көне. Әлеге датага Сугышлы мәктәбе ике көн дәвамында чаралар уздырды, дип хәбәр итә укытучы Фәния Әхмәтова.

7-8нче сыйныф укучылары “Урманнарны саклагыз”, “Урман – безнең байлык” темасына иншалар язган. Җиңүчеләр булып Ситдикова Эльвира һәм Вәлиева Залина танылган.
 Чара барышында әдәби-музыкаль композиция узган.

Табигать турында шигырьләр, табышмаклар әйтешкәннәр.
“Барысы да урман турында” конкурсында “подснежник” сүзеннән яңа сүзләр уйлап табу буенча ярыш үткән.

Чараның җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Укучыларга мәктәпнең дендрологик участогына экскурсия оештырылган.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев