Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир абый Шәмсуаров җиләккә чакыра

Таһир Шәмсуаров

Җәйге җыр
Шомырт чәчәкләре искә төште,
Майның сагындырган чагымы.
Юксынганда күзгә томан сару
Күңелләрнең җәйге чагымы.
Сөю җырын суза сандугачы
Табигатькә бары унсигез.
Бер матурлык күрәсегез килсә
Сез июньдә безгә килегез!
Болыннарда илһам эзләп таба,
Назлы җилләр бирә җылы сүз.
Үги ана яфрагы да монда
Үги түгел, әни сыман үз!
Үлән-мендәрләргә башны куеп
Бер бирелим әле хыялга.
Баш өстендә кояш елмайганда
Тыйнаклыктан күзләр ояла.
Җылы яңгыр җирнең битен юып
Тирә-юньгә сафлык тарата.
Кычытканны чага дисез менә,
Ул яратып кына шаярта!
Җиләк чәчәк аткан мизгелләрне
Бетермәслек менә сөйләп тә.
Чакыру шул: июль башлануга
Җыеныгыз безгә җиләккә!..


20.06.2019

фото: pixabay.com

                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев