Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Бу дөньяның бөтен матурлыгы - балам дигән назлы сүздә

Таһир Шәмсуаровтан Әниләр хакында җылы итеп язылган шигырь.

Бүген таңда төшкә кердең әле


Бүген таңда төшкә кердең әле,
Газиз дими менә ни дисең.
Минем сыман күпләр уянадыр
Күрәселәр килеп әнисен.

Бу дөньяның бөтен матурлыгы
“Балам!” – дигән назлы сүзеңдә.
Сабый чакка кабат аяк бастым
Гомеремнең алтын көзендә.

Тиңсез бәхет иде янәшәдә,
Яныбызда синең барлыгың.
Таң атуга шыпырт кына дәштең:
“Кыстыбыем пеште, тор улым!”.

“Ир бала ул-ил терәге!”-дидең,
Истә тора әйткән сүзләрең.
Сәфәр чыккан көннән тәрәзәдән
Китмәделәр беләм, күзләрең.

Бүген таңда төшкә кердең әле,
Изге дими сиңа ни дисең.
Минем сыман күпләр уянгандыр
Төшләрендә күреп әнисен!..

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X