Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Февраль - ир-атлар ае"

Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров февраль аен -ир-атларныкы дип саный. Аның фикере шигырь юлларына салынган. Бергәләп укыйк.

Февраль – ир-атлар ае


Гыйнвар белән саубуллашып
Кышны тәмамлаган ай.
Миңа калса февраль ае
Ир-атларныкы бугай!

Уянуга без  кояшны
Сәламлибез иң элек.
Февраль ул солдат шикелле
Уенда тик иминлек!

Ә тугызынчы февральне
Ничек онытыйк туган.
Үлемсез әсәрләр язган
Фәнис Яруллин туган.

Җәлил ае дип атасак
Ризалаша бар кеше.
Герой –шагыйрьне биргән көн
Февральнең нәкъ унбише.

Батырлык мәңгелек юлдаш,
Дөрес аңлагыз мине.
Февральнең егерме өче
Илдә армия көне.

Суык диеп зарланмыйлар,
Йөзләре нурдан туа.
Февральнекеләрнең беләм,
Җаннары җылы була.

Буранлы, хисле,төннәрен
Язларга карый ае.
Хатын-кызлар, килешегез,
Февраль-ир-атлар ае!


Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев