Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Карлыгачлар бала чыгара

Карлыгачлар бала чыгара. Шигъри күчтәнәч

 

Август ае юкса, көзгә таба,
Ышанмасаң килеп син кара.
Әйтерсең лә июнь башы гына
Карлыгачлар бала чыгара.

Сарай ышыгында оялары,
Коры җирдә, үтми яңгырлар.
Кеше җаны бугай карлыгачта
Минем әни сыман сабырлар...

Көн буена оча карлыгачлар,
Нарасыйларына җим кирәк.
Кошчыкка да газиз әни барда
Аның җылысында җиңелрәк.

Карлыгачның нәни балалары
Үз телендә нидер сөйлиләр.
Кошлар белән язмыш уртак безнең -
Яшәү яме җирдә әниләр!

Август ае юкса, көзгә таба,
Ышанмасаң кил дә син кара.
Әйтерсең лә июнь башы гына
Карлыгачлар бала чыгара!..

Таһир Шәмсуаров

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X