Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Хатын-кызга мәдхия"

Якташ шагыйрь Таһир абыйдан бәйрм уңаеннан шигъри күчтәнәч.

 

Хатын-кызга мәдхия

Март җиттеме, хисләр бөреләнә,
Яшәрә дә куя бар уйлар.
Әниләрнең бөеклеген җирдә
Җырлар өчен туа шагыйрьләр!

Тау артыннан кояш елмайганда,
Иркәләгән чакта нурында.
Сезгә лаек сүзләр эзләп йөрим
Тормыш дигән яшәү кырында.

Бар нәрсәдән өстен санап безне
Ак өметләр белән тапкансыз.
Ана телле, моңлы итәр өчен
Тал бишектә көйләп баккансыз!

Борчулардан аралыйсы иде,
Сагышларны җилгә таратыйк.
Аяк асларында оҗмах яткан
Әниләрне өзелеп яратыйк!

Урам ягындагы тәрәзәләр
Балкып торсын нурлар өләшеп.
Капка төбендәге әти-әни
Бала өчен тиңсез зур бәхет!

Хатын-кызга бүләк итәр өчен
Чәчәк ата җирнең бар гөле.
Бер уйласаң гүзәл затларыбыз
Мәңге янар йолдыз шикелле.

И хатын-кыз, әгәр син булмасаң
Сандугачлар килмәс язларын.
Белмәс идек сөю бакчасында
Яратуның барын, наз барын.

Мәхәббәт ул мәңгелеккә килә,
Аз мыни соң җирдә дәлилләр?!
Галиябану сөлге чигеп ята,
Тальян гармун тарта Хәлилләр!

Март җиттеме хисләр бөреләнә,
Матурлыкка илтә бар уйлар.
Хатын-кызның бөеклеген җирдә
Җырлар өчен туа шагыйрьләр!..

Таһир Шәмсуаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X