Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Өшисеңдер, солдат туганым"

Барлык солдатларга-батырларга багышлана.

Солдатка

Ничә еллар менә салкын кышта
Ил сагында уяу торасың.
Җылы өйдә җылытасым килә,
Өшисеңдер солдат туганым.

Кулларыңа кагылып күләгәгә
Чакырасым сине килсә дә.
Һәйкәл-солдат юк, кузгала алмый
Тирләсә дә эссе челләдә!

Атна буе тоташ яңгыр яуды,
Ул чиләкләп коя бүген дә.
Ә плащың көтеп ята сине
Чит туфракта окоп төбендә.

Җиңү бәйрәмендә Ватандашлар
Хөрмәт белән сиңа күз ата.
Толлар ире чалымнарын эзли,
Сөйгән ярга кемдер ошата...

Илгә Җиңү алып кайткан солдат
Хәтерләрдә мәңге яшәрсең.
Чәчәк бәйләмнәре салган мәлдә
“Рәхмәт!”- диеп гуя дәшәсең.

Җитмеш алты ел менә салкын кышта
Ил сагында уяу торасың.
Өйгә кайтыйк, җылытасым килә,
Өшисеңдер солдат туганым!..

Таһир Шәмсуаров


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев