Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Сары шатлык"

Таһир Шәмсуаров өр-яңа "Сары шатлык" шигырен тәкъдим итә.


Үзәннәрдә сары келәм бүген,
Майны яшьлек белән тиңләр чак.
Авылыма үзгә бер ямь биреп
Тирә-юньне бизи тузганак!

Әйтерсең лә юмарт кояш күктән
Сибеп чыккан көләч нурларын.
Яшьли гүзәлеккә табынганга
Мин елмаеп басып торамын.

Иел дә син, иснәп кара менә,
Көләч чәчәкләрдә бал исе.
Гомерлеккә җитәр матурлыкны
Җаның белән тоеп яшисе!

Шул яктылык безгә иярсен дә,
Суык кышта хәттә балкысын.
Килер көзнең айсыз төннәрендә
Көткән шатлык булып балкы син!

Авылыма үзгә ямь таратып,
Тирә-юньне бизи тузганак!
Үзәннәрдә куе сары келәм,
Ерак әле җилдә тузар чак.

 

 

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев