Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Тавыкларда да грипп

Таһир Шәмсуаровтан юмор катыш яңа шигырь тәкъдим итәбез

Кош гриппы

Исләре китте әтәчнең
Иртән сарайга кергәч.
Барча тавыклар төчкерә:
Тавыкларда да грипп.

Хуҗалардан ияргәндер,
И пычагым кергере.
Коронавирус, беләсезме,
Гриппның гади төре.

Уфтанып куя әтәч тә,
Үз-үзеңне саклар чак.
Апрельдә менә шәһәрдән
Яшь тавыклар кайтачак.

Карт бичәләр рәнҗемәсен,
Юл бирергә яшьләргә.
Май башында хәтта үлән
Күрәсездер, яшәрә!

Әтәч халкы гомер буе,
Ягымлы, төпле, зирәк.
Сабантуйлар җитүгә
Йомырка бик күп кирәк.

Тирән борчуларга тарды
Әтәч сарайга кереп.
Төчкерә җанкисәкләре,
Тавыкларында грипп.


Таһир Шәмсуаров                                                                                                                                                                                                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев