Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Яфрак-хатлар юлга сибелгән (шигъри күчтәнәч)

Бик матур шигырь килде Таһир абый Шәмсуаровтан. Бергәләп укыйбыз.

Яфрак-хатлар юлга сибелгән

Күрәсеңме, күпме яфрак хатлар
Сукмагыңа бүген сибелгән.
Алсу яфрак миләшкәем синнән,
Чаганныкы сары мин беләм.

Менә монысы аеруча назлы,
Күз алмыйча торам мин аннан.
Тәлгәш-тәлгәш җимешләрен барлыйм,
Шундый хатны көттем баланнан!

Яшел яфрак ята учларымда,
Күр гүзәллек җиргә тараткан.
Әйтмәсәм дә беләсездер инде
Яшьлек төсе чыршы-нараттан.

Ә бөдрә хат үзенә тарта мине,
Чыгармадым аны уемнан.
Сагыну тулы хисләр өтеп алды
Күптән көттем хәбәр каеннан.

Көтүчеләр, кайтучылар бардыр,
Көзге өмет татлы мин беләм.
Күңел күзе белән укы әле
Яфрак-хатлар юлга сибелгән...


Таһир Шәмсуаров

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев