Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Әйтер сүзләр кардай керсезләр

Кар яуды, әле дә ява. Дөнья аклыкка төренде. Якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигъри күчтәнәч.

Беренче кар
Беренче кар кабат инандыра
Бер гүзәллек җирдә барлыкка.
Җанга иңгән тәүге сөю сыман
Бар дөньяны төрә аклыкка.

Күбәләк кар куна керфекләргә
Елмаясың син дә мин беләм.
Кар астында калсын бар борчулар,
Куанычлар көтсен таң белән!

Ак юрганга аны тиңләсәк тә
Ул бит күктән яуган ак хисләр.
Кара көздән язга керә калсак
Ак карларсыз күңел әйт, нишләр?!

Тансык иртә каршы ала мине,
Әйтер сүзләр кардай керсезләр.
Син яшәгән якка сукмак салам,
Сиңа илтә бүген ак эзләр...

Гүзәллекне юлдаш иткән җаннар
Тәүге карга бүген таң калыр.
Ак карларга баса алмый торам,
Бер матурлык җирдә югалыр!..

Таһир Шәмсуаров
25.11.2020

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X