Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда Һади Атласига багышланган кичә булды

Түбән Чыршылы мәдәният йортында Һади Атласи һәм аның туганнары истәлегенә багышланган "Тарихыбызның энҗе бөртеге Һ.Атласи"дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне кереш сүз белән китапханәче Р.Сафина башлап җибәрде. Күренекле шәхес,мәгърифәтче Һ.Атласиныңиҗади эшчәнлеге, тормыш дәверендә мөһим булган вакыйгалар хакында сөйләп үтте. Әлмәт шәһәреннән килгән кунагыбыз,шушы кичәне башлап оештыруга зур көчен биргән,кирәкле мәгълүмәтләр...

Түбән Чыршылы мәдәният йортында Һади Атласи һәм аның туганнары истәлегенә багышланган "Тарихыбызның энҗе бөртеге Һ.Атласи"дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.


Кичәне кереш сүз белән китапханәче Р.Сафина башлап җибәрде. Күренекле шәхес,мәгърифәтче Һ.Атласиныңиҗади эшчәнлеге, тормыш дәверендә мөһим булган вакыйгалар хакында сөйләп үтте.
Әлмәт шәһәреннән килгән кунагыбыз,шушы кичәне башлап оештыруга зур көчен биргән,кирәкле мәгълүмәтләр белән тәэмин итеп, Һ.Атласи һәм аның якыннары хакында спектакль иҗат итүче Әлфия апа Ямаева кичәбезнең бизәге булды. Үзенең чыгышында, күргәзмә әсбәпләр ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды.
Бикчура ханнан алып Т.Чыршылының данлыклы хәзрәтләре Габделфәттах бине Габделкаюм бине Гыйсмәтулла,1938 елда үлем җәзасына хөкем ителгән Габделфәттах улы Габделбарый, оныгы Зәкәрия, кияүләре Һади Атласи һәм Рәшит Яруллиннар белән җәмгысе 1100 кешене эченә алган шәҗәрәне төзү өчен Әлфия апаның күп вакыты һәм көче сарыф ителгән. Аның хезмәтләре авылдашларда соклану һәм рәхмәт хисләре уяттылар.
Мәктәп коллективы, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Ә.Ямаеванаң югарыда әйтеп үтелгән шәхесләрнең ачы язмышы турында "Тәкъдир" исемле спектакеле сәхнәләштерелде. Аны сәхнәгә куючы педагог-оештыручы Т.Ш.Сайфиева булды. Авылдашлар,килгән кунаклар спектакльне алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр.
Рәисә Сафина, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һади Атласи