Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыдан язалар: Яхшы әни, хөрмәтле укытучы, уңган авылдаш

Әнисә Багаутдинова 1964 елда матур табигатьле Түбән Чыршылы авылында хезмәт сөючән, гади, ләкин күңелләре бай кешеләр – Бинарис абый белән Миңсылу апа гаиләсендә  дөньяга килә.

 


Мәктәпне тәмамлап, махсус белем алгач, язмыш җилләре аны төрле якларга ташлый, төрлечә сыный. Авылның уңган егете Уел белән тормыш корып җибәрәләр. Ләкин шатлык-бәхет кыска гомерле була. Тормыш иптәше Уел хезмәт фаҗигасендә һәлак була.

Әнисәнең карынында дүрт айлык бала кала. Уелның әти-әниләре Хәят апа, Хәтиф абый бик яратып, үз итеп яшиләр аны.


Тормыш дәвам итә. Өлкәннәр киңәшен тотып, Әнисә яңадан парлы була. Салих белән матур гына яшәп китәләр, Әнисә тагын ике сабыйны куенына ала. Чит төбәкләрдә гомер сөрәләр, тик гаилә тормышы озакка бармый, Салих өч баланы калдырып, мәңгелеккә китә.

Әнисә бүген матур табигатьле авылыбызда җитеш тормышта яши, балалары үз тормышларын корган, оныкларын яратып әкрен генә гомер кичерә.  Ел әйләнәсе табигать кочагында, кышын чаңгыда, җәен исә җәяү яисә велосипедта күрәбез. Куак су буйларын, җиләкле аланнарны айкый.

Язма кыскартылды, тулысынча “Заман сулышы” газетында укыгыз.

Рузалия Сафина, ветеран укытучы

Фото: гаилә альбомыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев