Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Тимәш китапханәсе Азнакайдан делегация кабул итте (фотолар)

 21 июньдә Тимәш авылы җирлегендә зур тантаналы чара узды.

 Китапханә хезмәткәрләре Резеда Сираева һәм Зөлфирә Абдуллина  Азнакай шәһәреннән килгән  мөселман ханымнар делегациясен кабул итте.

Делегациянең  максаты - данлыклы авылдашыбыз, бөек язучы, галим Габдрәхим Утыз Имәни әл Болгари турында чыгышлар тыңлап, документаль язмалар карап, аның төрбәсендә  авылдашыбыз рухына  догалар  кылып китү иде.
    Мөселман кардәшләребез белән очрашуны Тимәш авылы җирлеге башлыгы  Рафаил Сираев  башлап җибәрде. Китапханә хезмәткәре Резеда Сираева авылдашыбызның тормышы һәм иҗаты  белән таныштырды. Китапханәче Зөлфирә Абдуллина кунакларны авылыбыз тарихы белән таныштырып узды.
Авыл җирлеге депутаты Айрат Габидуллин  Утыз Имәнигә багышланган тарихи комплекс ачу проекты өстендә бик күп эшләр башкарылуы турында сөйләде; архивлардан җыйган  документаль чыганаклар белән таныштырды.  Авылдашыбыз Исламия ханым матур мөнәҗәтләр укыды.
  Делегациянен башлыгы -  хаҗия Сөмбел абыстай инде Тимәш авылы җирлегенә 4 нче тапкыр узенең шәкертләрен алып килде. Ул Азнакай шәһәре тарихы турында зур күләмле ике китап бүләк итеп тапшырды.
  Авыл зиратындагы Утыз Имәни төрбәсенә юл тоттык. Анда Габдрәхим хәзрәт рухына дога укылды.  Мөселман ханымнар Тимәш авылы мәчетендә җомга намазында катнашып, бик канәгатъ булып, шатланып, илһамланып, күп рәхмәтләр әйтеп кайтыр юлга кузгалдылар.


                                                  Зөлфирә  Абдуллина ,Тимәш авылы китапханә мөдире.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев