Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Тәҗрибәле шәфкать туташы

Шөгер участок хастаханәсенең балалар консультациясе шәфкать туташы Асия Барый кызы Нуретдинова турында язарга авыл балаларының әти-әниләре киңәш бирде. "Ул белемле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуы белән балалар күңелен яулаган. 35 ел эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган шәфкать туташы", - диделәр. Тумышы белән Асия районыбызның Керкәле авылыннан. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач...

Шөгер участок хастаханәсенең балалар консультациясе шәфкать туташы Асия Барый кызы Нуретдинова турында язарга авыл балаларының әти-әниләре киңәш бирде. "Ул белемле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуы белән балалар күңелен яулаган. 35 ел эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган шәфкать туташы", - диделәр.


Тумышы белән Асия районыбызның Керкәле авылыннан. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач та Шөгер битум заводы каршындагы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли башлый. Бер елдан Шөгер участок хастаханәсенең терапия бүлегенә күчә. Балалар консультациясендә - 1981 елдан бирле. Күп нәрсәгә тәҗрибәле шәфкать туташы Анна Михайловна Антиповадан өйрәнгән. Авыруларны кабул итүдә катнашу, инъекция, прививкалар ясау, мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында профилактик күзәтү үткәрү - болар барысы да шәфкать туташының гомуми эш рәвешенә әверелә.
- Балаларны бик яратам, - ди Асия. - Шуңадыр, эштәге авырлыклар да онытыла. Хастаханәнең баш табибы Ринат Саттаровның эшләү өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышуы да күңелне күтәрә, - ди ул, олы канәгатьлек белдереп.
Үзенең хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән искә ала. Педиатр Зөһрә Айткулова, шәфкать туташлары Раилә Антипова, Гүзәлия Вагыйзова кебек үз эшенә гашыйк кешеләр белән бергә эшләвенә горурлана ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев