Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Туган җир илһам бирә

Куакбаш авылында яшәүче Хәдичә Хәйдәр кызы Шәйдуллина - "Заман сулышы" н күп еллардан бирле алдырып килүчеләрнең берсе. Ул 1936 елның 16 ноябрендә Югары Чыршылы авылында туган. Куакбашта яшәүче Нәбиулла абый Шәйдуллинга кияүгә чыгып, 3 малай һәм 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. - Балаларыгыз ничә соң? - дигән сорауга: - Биш кенә...

Куакбаш авылында яшәүче Хәдичә Хәйдәр кызы Шәйдуллина - "Заман сулышы" н күп еллардан бирле алдырып килүчеләрнең берсе.



Ул 1936 елның 16 ноябрендә Югары Чыршылы авылында туган. Куакбашта яшәүче Нәбиулла абый Шәйдуллинга кияүгә чыгып, 3 малай һәм 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр.
- Балаларыгыз ничә соң? - дигән сорауга:
- Биш кенә булып калды шул, - дип җавап бирде Хәдичә апа, - Һәм тагын бишне табарга, җитми калды бер гомер, - дип тә өстәп куйды.
Төрле вакыйга, күренешләргә булган мөнәсәбәтен шигъри юлларга салырга ярата ул: шигырь, бәет яза. Үзенең иҗат җимешләрен ул башкаларга әле генә тәкъдим итте. Берничә шигырен "Заман сулышы" аша сезгә дә җиткерәбез.

Хәдичә ШӘЙДУЛЛИНА, Куакбаш

Кадерләп тот иреңне
Надан бәндә, үзен мактый,
Янәсе ул булдыра.
Көннәр буе, гайбәт сөйләп,
Йөреп тамак туйдыра.

Йортта ире, балалары,
Теләсә ни эшлиләр.
Бәхетсез ир язмышында,
Күп бит аның ишеләр.

Асыл ирләрне саргайта,
Хатын-кыз җүләрлеге.
Вөҗданлы ир - сабыр итә,
Бетсә дә түзәрлеге.

Тормыш юлы - авыр сынау,
Түгел курчак уены.
Азгын хатыннарга хәрам,
Иманлы ир куены.




Ана мәхәббәте
Әле һаман исләремдә, әнкәй,
Чатка кадәр озата барганың.
Ап-ак яулыгыңның читләренә
Күз яшьләрең сөртеп алганың.

- Хәерле юл, балам, исән йөр дип,
Изге теләк теләп калганың.
Кичер, әнкәй, мине, кичерә алсаң,
Яннарыңа кайта алмадым.

Әй кешеләр, игелекле булыйк,
Мәрхәмәтле булыйк Аллага!
Гомере буе ана, армый-талмый,
Җан җылысын бирә балага.

Киң далалар, зәңгәр күлләр кебек,
Ана күңеле бик киң, чиста ул.
Йөрәгеннән саркып кан тамса да,
Һаман түзәр, сабыр калыр ул.




Ялгышма син, адашма
Ялгышма син, аны ташлама,
Алыштыра күрмә башкага.
Яшьлек ярың синең ул гына,
Ятка ышанып тормыш башлама.

Син бит инде, күптән адаштың,
Аннан шәпне эзләп маташтың.
Эзләсәң дә бәхетең табылмас,
Сүнгән хисләр кабат кабынмас.

Кулыңда тот бәхет кошыңны
Очса, кайдалыгын белмәссең.
Әгәр очса бәхет кошың синнән,
Бик соң булыр, бүтән күрмәссең.

Чит кош килеп кунса, иңнәреңә
Аны беркем килеп куалмас.
Бусы инде бәхет кошы түгел,
Козгын - бәхет кошы була алмас.

Тормыш беркемгә дә җиңел түгел,
Сабырлыклар кирәк түзәргә.
Һәркемгә үз язмышы белән
Язсын, сайрап гомер итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь