Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Тукмак авылында авыл өчен кирәкле эш башкарылды

Тукмак авылында Ураза бәйрәмендә зур эш башкарылды. Авыл халкы активистлары, халыктан акча җыеп, үз көчләре белән зиратка чыга торган иске күперне сүтеп, яңаны салдылар.


Ул иске күпер бик куркыныч хәлдә иде. Йөз еллык агачлар күперне басып алды, каплады. Шул агачларны да кисеп, тирә-якларын чистарттылар.

Бу игелекле эштә хәйриячеләр дә табылды. Авылыбызны күңелләренә керткән читтә яшәүчеләр дә булышты. Фермерлар эскаватор бирде. Авылда, әби-бабасында үскән егетебез Равил Канзафаров таш белән ярдәм итте. Безнең Илгизәр Мөхәмәтгалиев үз тракторы белән гел ярдәм итеп торды. Авылдагы эшләрне дә ул һәрвакыт эшләп тора. Булышучылар да күп булды.

Һәммәсенә дә: матди яктан булышучыларга, физик көч белән ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт. Әлбәттә, эшләребез әле бик күп. Әби-бабайлар вакытыннан калган чишмәне рәтлисе бар. Авыл эчендә юллар да бик начар хәлдә. Кайбер гаиләләр үзләре юл сала башладылар. Бу эштә ярдәм итүне сорап, район җитәкчелегенә дә хат яздык. Ярдәмгә ышанып калабыз.

Авыл халкы исеменнән Нәҗибә Хисамиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев