Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Тукмак халкы шау-гөр килеп бәйрәм итте (ФОТОЛАР)

Райондагы Тукмак авылында бүген бик аз кеше гомер кичерә. Бу нефтьчеләр генә белә торган кечкенә авыл. Күптән түгел монда халык агылды да агылды, җиләккә түгел, хәтфә җиләкле таулары кызыксындырмады аларны. Анда авыл бәйрәме узды!


Авыл бәйрәме дигәч, халыкта ничек, кем оештыра аны? Кем бу зур, изге эшкә тотынган? Дөресме, чынлап та буламы? дигән бик күп күп сораулар туды. Барыйк, карыйк, күрик, диделәр.
                           
Һәр кеше шунда туып-үсеп олы тормыш юлына чыгып киткәннән сон да туган авылына ашкына. Тыныч, чиста, яшел хәтфә үләнле урамнар машиналар белән тулган.  Ерактан ук җыр-моң агыла. Ягымлы алып баручы тавышы: “Туганнар, рәхим итегез авыл бәйрәменә”. Бу безгә күптәннән таныш Илдус Камалов каршы ала. Бөтенләй үзебезчә, якын итеп мәйданга дәшә.

Матур алан безне: классташларны, дусларны, туганнарны кызарып пешкән җиләкләре, матур хуш исле чәчкәләре һәм шушы бәйрәмне оештыручылары белән каршы алды. Ильяс, Рабига, Инзир Мөхәмәтгалиевлар – рәхмәт сезгә. Рабига - авыл килене, бизнесмен, кем уйлаган иренең авылы өчен болай янып йөрисеңне, кайнана- әниеңне хөрмәтләп  түргә утырткансыз.

Гөлфия-Илдар Файрушиннар булдырдыгыз. Хәзер алар Шөгерлеләр. Эштә генә түгел, бәйрәмдә дә сез бик оста икәнсез. Нәҗибә Идиятуллина- афәрин! Син дә күптәннән билгеле бизнесмен. Тукмак- туган җирең! Чын йөрәге белән авылы, авылдашлары өчен “яна” дияргә генә кала.  Рөстәм Хөснетдинов рәхмәт ярдәмеңә, булышуыңа, чөнки акчасыз гына берни эшләп булмый.  Мондый эшкә алыну бик зур мәшәкать һәм кыенлыклар тудыра бит, шулай да алар бу хакта әйтеп тормады, сүз бирелгәч, алар тыйнак кына сөйләделәр. Яңа туган бәбидән алып иң хөрмәтле өлкәннәргә кадәр бүләкләделәр.


Бәлки, барыбыз да исән-имин булсак, киләсе елга бергәләшеп, хәлебездән килгәнчә, ярдәм итәргә тырышырбыз. Сүнеп-пыскып яткан Тукмакка җан өреп, җырлап-биеп  безне шатландырып киткән артистларыбызга  да бик зур рәхмәт. Шул ук  мәйданда зур итеп чәй табыны да әзерләнде, ә өстәлдә ни генә юк. Барыбызны да сыйладылар - бушка! Кунак итеп! Ә уеннарны язып тору артыктыр, бер генә мисал: колгага тукмаклар шуып- үрмәләп түгел, берәм-берәм йөгереп менделәр дисәң дә була! Икенче елга үзегез килеп күрегез, катнашыгыз!
      Ландыш Ибраһимова, Керкәле

Фотолар авыл җирлегеннән

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз


   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев