Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Украиналы Анна Васина турында

Украинада барган коточкыч хәлләрдән качып безнең якларга килеп урнашырга мәҗбүр булган Анна Васина белән танышкач, адәм баласын ашыйсы ризыгы, эчәсе сулары йөртә шул, дип уйлап куйдым. Язмам герое сиксән ике яшьлек Анна Андреевна - Днепропетровск өлкәсе Макеевка шәһәреннән. Тып-тыныч яшәп ятканда, ярты елдан соң Татарстанга барып урнашасын күз алдына да...

Украинада барган коточкыч хәлләрдән качып безнең якларга килеп урнашырга мәҗбүр булган Анна Васина белән танышкач, адәм баласын ашыйсы ризыгы, эчәсе сулары йөртә шул, дип уйлап куйдым.


Язмам герое сиксән ике яшьлек Анна Андреевна - Днепропетровск өлкәсе Макеевка шәһәреннән. Тып-тыныч яшәп ятканда, ярты елдан соң Татарстанга барып урнашасын күз алдына да китермәгән ул. Сентябрьдән бирле кызы Ирина белән шәһәребезнең "Яшьлек" спорткомплексындагы кунакханәдә яши. Алар безгә унтугызау килгән, ундүрт олы кеше һәм биш бала. Гаилә-гаилә булып аерым бүлмәләрдә яшиләр, көненә өч тапкыр ашаталар үзләрен. Балалар укырга йөри, олылар эшкә урнашкан. Мәсәлән, Анна апаның кызы шунда җыештыручы булып эшли.
- Берәр күрәзәче кереп, сезне ерак юл һәм билгесезлек көтә, дисә, ышанмаган булыр идек, - ди кызы Ирина. - Татарстан, Казан шәһәре турында телевизордан күреп, ишетеп белә идек, ә Лениногорск турында бөтенләй хәбәрдар булмадык. Менә хәзер биредә көн күрәбез. - Балачагым, үсмер чагым бәхетлеләрдән булмады, картайган көнемдә дә җиде ят җирдә көн күрәм, дип уфтана Анна Андреевна, күз яшьләренә буылып.
Бәхетсезлек аны ана карынында чакта ук сагалый башлый. Әтисе газиз баласын күрә алмыйча үлеп китә.
- Без шулхәтле авыр яшәдек, хәтта кияргә киемем дә юк иде. Алты яшемә җиткәч, әнием миңа киндер тукыма сөлгедән күлмәк тегеп кигерде. Ике кызыл әтәч чиккән күлмәгемә ничек сөенгәнемне белсәгез икән! Шатлыгымнан урамга чыктым да: "Кешеләр, карагыз әле! Мин дә күлмәкле булдым, нинди матур булды күлмәгем!" - дип кычкырып йөргәнем бүгенгедәй хәтеремдә.
Украиналы Анна Васина турында язылган мәкаләнең тулырак вариантын «Заман сулышы» газетының 17 номер саныннан укый аласыз.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Анна васина