Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укучыбыз Люция апа Закирова яза: "Мондый матурлыкны күрә белсәң, күңелгә начар уйлар керми!"

 Башны күтәреп карасак, һәр агач чәчәк ата: миләш, чия, алмагач, шомырт, юкә, балан. Аяк астында кечкенә кояшлар - тузганак чәчәкләре...

Бу бит җәннәт бакчасы сыман! Иң матур чор. Болытлы моңсу көннәрдә дә чәчәкләре белән күңелне күтәрәләр бит алар. Аллага шөкер! Яшәргә дә яшәргә!

Тормышның кадерлеген белеп, тирә-яктагы матурлыкка хозурланып яшәсәк,  күңелләргә начар уйлар кермәс.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев