Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укучыбыз Тәнзилә Низамова иҗаты

Тәнзилә Низамова балалар бакчасында татар теле укыта. Буш вакытында шигырьләр иҗат итә.

Яз килә 
Кояш җылы нурлар сибә,
Карлар эри, җир кибә.
Кошлар кайта җылы яктан
Сагынып көткән яз килә.

Март аеннан башлана ул
Кызлар бәйрәме белән.
Бөтен дөнья шундый матур
Шау чәчәккә күмелгән.

Апрель ае дәвам итә
Язның  икенче аен.
Сокланып гөрләвекләргә
Көтеп алабыз маен.

Яз айлары бәйрәмнәргә
Бигрәк бай, беләмсез?
“Нәүрүз”,” Карга боткалары”
“Тукайлары” үлемсез!

Тәнзилә Низамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев