Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалы әбиләре бик күңелле  ял итте (ФОТОлар)

Урдалы авыл китапханәсендә 8 Март бәйрәме уңаеннан "Ягез әле,әбиләр" дип исемләнгән кичә булып узды.

Кичәдә төрле яшьтәге әбиләр үзләренең осталыкларын, 6 номинациядә катнашып, күрсәттеләр.

"Иң зәвыклы әби" номинациясендә мөселманча яулык бәйләү ярышында балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Багаутдинова иң оста дип танылды.

"Иң оста пешекче" номинациясендә токмачны вак итеп кисеп, социаль хезмәткәр Гөлия Марданова бу ярышның җиңүчесе дип табылды. Җиләк-җимешне матур иттереп турап, табынга биру буенча осталыкларын Әлфия Бикбова, Рушания Багаутдинова, Минзәлия Бадертдинова, Альбина Фәйзетдинова бик оста башкарып чыктылар.

Шулай ук башка ярышларда да әбиләребез бик актив булдылар. Яшь вакытларын искә тошереп, җилкенеп биеп тә алдылар. 

Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Шулай иттеп, Урдалы әбиләре бик күңелле  ял итте.

 

Әлфинур Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев