Заман сулышы

Урдалы китапханәсенә йөрүчеләр "Мәрхәмәтлелек корабы” акциясенә кушылды

11 апрельдән район китапханәләрендә "Мәрхәмәтлелек корабы“ исемендәге Халыкара хәйрия акциясе старт алды.

Безнең Урдалы авылы китапханәсе дә бу чарага бик теләп кушылды. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән шушы акция кысаларында мәрхәмәтлелек турында әнгамә үткәрелде. Балалар үз куллары белән кәгазьдән кечкенә генә кораблар ясап, аларга матур-матур исемнәр уйлап табып куштылар. Матур теләкләр теләп,шул корабларны суга җибәрделәр. Мондый чаралар балаларда мәрхәмәтлелек хисләре уята, аларда нинди дә булса яхшылык эшләү теләгенә этәргеч була.

Әлфинур Галимова

автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: