Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда Әфган сугышы ветераннары белән очрашу узды (ФОТОЛАР)

Быел Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тула. Юбилей елы унаеннан без бу датаны зурлап билгеләп үтәргә булдык. Авыл мәдәният йортында шушы истәлекле датага багышланган очрашу узды.

Очрашуга авылда яшәүче Әфган сугышы ветераннары, аларны укыткан укытучылар, сугыш корбаны Рафик Гәрәевнең әнисе Нәгыймэ апа һәм башкалар чакырылган иде. Безнең Урдалы авылыннан бу гаделсез сугышта 15 егет катнашып, шуларнын 14е исән-сау әйләнеп кайттылар, ә менә Рафик Гәрәевкә туган авылын яңадан күрү насыйп булмый: ул, армиягә алынуына 4 ай дигәндә, батырларча һәлак була. 
Укучы балалар чарада катнашучыларны Рафикның биографиясе белән таныштырдылар. Шушы темага багышланган слайдлар күрсәтелде. Аннары ветераннарны сәхнәгэ чакырып, аларга сүз бирдек. Сугышта күргәннәре турында искә төшерү алар өчен бик авыр булса да, күз яшьләре аша истәлекләре белән уртаклаштылар. 

Очрашуда шулай ук авыл җирлеге башлыгы Марат Җиһаншин, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Касыйм абый Хөснетдинов, ветераннар советы рәисе Әсхат абый Хәйретдинов, укытучы-ветеран Рәшидә апа Гайнетдинова һәм тагын берничә укытучы чыгыш ясады. 

Кунаклар хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында кечкенә генә концерт күрсәтелде.

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Әлфинур Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев