Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда "Җырларым - минем юлдашым" кичәсе узды

Урдалы мәдәният йортында “Җырларым – минем юлдашым” кичәсе үткәрелде, ул шушы авыл кешесе Тәлгат Сафиуллинның иҗат юлына багышланды. Бу хакта безгә авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова хәбәр итә.


Авыл башлыгы Гөлшат ханым әйтүенчә, Тәлгат Нәгыйм улы озак еллар читтә эшләп йөргән.

-    Лаеклы ялга чыккач, туган авылы Урдалыга кайталар, үскән нигезендә тормыш иптәше Нәзимә апа белән матур итеп гомер итәләр. Җыр-моңга мәхәббәт – аңа Ходай тарафыннан бирелгән бүләк. Авылда үткәрелә торган мәдәни кичәләрдә Тәлгат абый теләп катнаша, - ди Гөлшат Әнәсовна.

Тәлгат Сафиуллин авылда гына түгел, райондагы чараларда да элек актив катнашучы була. Матур итеп җырлавы белән күпләрне сокландыра. Әлеге кичәдә дә халкыбыз җырларын башкарды, җыр – чыннан да, аның юлдашы икәнен исбатлады.
Бу кичәгә аның иҗатташ дуслары Лениногорскидан килгән, баянчы Равил Гиматдинов, җырчы Розалия Зиатдинова, биюче Гәүһәр Гирфанова кичәне бизәүчеләр.

Урдалының атаклы баянчысы Мосавир Мостафин, улы Айдар һәм 5 яшьлек Рияз гармунда татар халык көйләренә тезмә уйнаганнар. Димәк, кечкенә Риязга да бабасының таланты күчкән, бик яхшы, дәвамчылар бар.

Яшь биюче Ильвина Бәдретдинованың биюен дә тамашачы ошатып калган.

 “Халык рәхәтләнеп яңа җырлар тыңлап, элеккегеләрен искә төшереп, рухи ял алды. Халык тагын шундый эчтәлекле чараларда очрашырга насыйп булсын дип таралышты”, - ди Гөлшат ханым.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев