Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыга Татарстан язучылары килде

Урдалы авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, шагыйрь Мәхмүт Газизовның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде.


Кичәгә Яр Чаллы шәһәре язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе шагыйрь Таһир Шамсуаров, Лениногорск Үзәк китапханәсе мөдире Ландыш Хәйруллина, шагыйрьнең тормыш иптәше, балалары, туганнары, якыннары килде.

Кичә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә алу, аның шигырьләрен, җырларын, шагыйрьнең үзенә  багышланган  шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, хатирәләр яңартылды. Мәхмүт абый – Урдалы авылының горурлыгы.

Тырыш хезмәте өчен “КАМАЗ төзелеше ударнигы” дигән мактаулы билге һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. Бигрәк тә Мәхмүт Газизов балаларны ярата, алар өчен актив иҗат итә. Мәктәпләрдә очрашуларда еш була, балалар белән аралаша. Бу аңа балалар дөньсын аңларга, балаларга аңлаешлы шигырьләр иҗат итәргә  зур этәргеч бирә. Шагыйрьнең әсәрләре республика матбугатында даими  дөнья күреп килә. Ул 1978 елдан  СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Әмма шагыйрьнең  гомере 73 яшендә чикләнә. Аяусыз үлем аны безнең арадан 2013 елның  14 сентябрендә алып китте. Ул Чаллы шәһәрендә җирләнә.

Шагыйрь  Мәхмүт Газизовның гомере әрәм, заяга үтмәде, ул безгә дистәгә якын шигъри җыентыкларын калдырып китте. Үткәрелгән кичәбез, Мәхмүт абый турында җылы сүзләребез, аның рухына дога булсын иде.

Язучылар берләшмәсенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин Туктар-Урдалы китапханәсенә Мәхмүт Газизов исеме бирергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Әлмәт язучылар берләшмәсе рәисе Рәфкать Шаһиев  мәктәп балалар арасында татар әдәбиятен үстерү максатыннан район мәгариф бүлегенә М. Газизов премиясен булдыруны ассызыклап узды.

 

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.
 

Минзилә Җиһаншина

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев