Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ветеран шахмат сөючеләрне җыйды

Шөгердәге өстәмә белем бирү үзәгендә шахмат турниры узды. Аны авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк Шөгер, Лениногорск төбәгендә билгеле шәхес, 90 яшьлек ветеран Хәбиб Сибгатуллин хөрмәтенә багышлап оештырды. Хәбиб Әһлиевич олы яшьтә булса да, энергиясе ташып торган, тормышның ямен-тәмен белгән, шат күңелле, җыр-моңга гашыйк җан, шахмат сөюче, халык арасында абруйлы кеше...

Шөгердәге өстәмә белем бирү үзәгендә шахмат турниры узды. Аны авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк Шөгер, Лениногорск төбәгендә билгеле шәхес, 90 яшьлек ветеран Хәбиб Сибгатуллин хөрмәтенә багышлап оештырды.

Хәбиб Әһлиевич олы яшьтә булса да, энергиясе ташып торган, тормышның ямен-тәмен белгән, шат күңелле, җыр-моңга гашыйк җан, шахмат сөюче, халык арасында абруйлы кеше (редакциядән: Хәбиб Сибгатуллинның юбилее уңаеннан чыккан язманы "Заман сулышы" газетының 2011 ел, 14 декабрь саныннан укый аласыз).
Шахмат турнирында Шөгер авылыннан Тәлгать Мифтахов, Иван Суханов, Николай Гаврилов, Мансур Закиров, Әнвәр Фәррахов, Илгиз Бадыйков, Линар Сәлахов катнашты. Хәбиб ага, турнирның барышын күзәтеп торучы гына түгел, спонсор буларак та катнашты. Бу көнне кунак булып ветераннар советы рәисе Сәрия Төхвәтуллина килгән иде. Чкалов мәктәбеннән физика укытучысы, "Шахмат" түгәрәге җитәкчесе Айрат Хәсмөхәммәтов турнир белән җитәкчелек итте.
Катнашучылар озак кына көч сынашканнан соң, җиңүчеләр билгеле булды. I урынны - Иван Суханов алды, II урынга - Тәлгать Мифтахов чыкты, III урынны алу бәхете Әнвәр Фәрраховка елмайды. Хәбиб Сибгатуллин җиңүчеләргә Грамота, истәлекле бүләк һәм акча тапшырды. Ул шулай ук катнашучы уенчыларга да истәлекле бүләк - китаплар бирде. Очрашу табын янында бергәләшеп күңелле итеп чәй эчү белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран